Рәйсә Җиһаншина

Җиһаншина (Гозәерова) Рәйсә Гозәер кызы—хезмәт ветераны.

үзгәртү

Балачагы

үзгәртү

Рәйсә Җиһаншина 1923 елның 17 июлендә Түнтәр авылында туган. Түнтәр мәктәбендә җиде сыйныф белем ала һәм колхозда эшли башлый. Аңа ифрат авыр сугыш алды һәм сугыш елларында чордашлары белән бергәләп ирләрсез калган авыл тормышының бөтен афәтен үз иңнәре аша үткәрергә туры килә.Шушында башлангыч белем алып, колхоз производствосында хезмәт юлын башлый. Аның балачагы бик авыр, болганчык елларга туры килгән. 1926 елда Түнтәргә патша заманыннан калган урманны алабыз дигән фәрман чыкканнан соң, Мари Иелендә Түнтәрнең яшь гаиләләреннән яңа Түнтәр Пүчинкәсе (Кече Түнтәр) авылы барлыкк килгән.

Мари Илендәге тормыш[үзгәртү |вики-текстны үзгәртү]

үзгәртү

1945 елда Мари Иле Республикасының  Мари-Төрәк районындагы Кече Түнтәр  (Түнтәр Пүчинкәсе)  авылында яшәүче авылдашы Миңнемулла белән гаилә корып җибәрә һәм шушы авылда яши башлый. Аның алдагы бөтен гомере «За мир» совхозында сыер савучы хезмәтенә багышлана. Ул Мари-Төрәк районының иң алдынгы савымчыларының берсе,

Бүләкләре

үзгәртү

Исеме районның Почет Китабына кертелгән, күп мәртәбә район җитәкчелегенең Мактау Грамоталарына, кыйммәтле бүләкләргә лаек булган. «Мари АССРның иң яхшы терлекчесе» исемен алган. Ул 1967-1971 елларда биш ел рәттән Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашкан, 1967 һәм 1970 елларда күргәзмәнең бронза, 1968 елда— көмеш медальләрен алган. Совхоз һәм район җитәкчелеге тарафыннан күп мәртәбә бүләкләнә. 1965-70 елларда районның иң алдынгы савымчысы буларак район Почет Тактасына кертелә. 1971 елда хөкүмәтебезнең иң югары бүләге—Ленин орденына лаек була. Аның бик күп Мактау кәгазьләре һәм медальләре дә булган. Әйтүләренә караганда район җитәкчеләре аны"Социалистик Хезмәт Герое" исеменә тәеъдим итәләр. Әмма язылмаган кануннар нигезендә Мари Илендә яшәгәнлектән, андый исем беренче чиратта мири милләтеннән булганнарга бирелергә тиеш икән. Р.Җиһаншинага Ленин ордены бирү белән канәгатьләнгәннәр.

Чыганаклар:

үзгәртү

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 1 том, 2006.