Рәис Заһидуллин (1940)

Рәис Заһидуллин (20 февраль 1940 ел) — ССРБ һәм Россия химик-технологы. Техник фәннәр докторы (1991), профессор (1999). Россия Федерациясенең (2007) һәм Башкортстан Республикасының (2003) атказанган фән эшлеклесе, ССРБ-ның уйлап табучысы (1976).

Рәис Заһидуллин
Туган 20 февраль 1940(1940-02-20) (84 яшь)
Ишеево[d], Ишембай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d] һәм химия фәннәре кандидаты[d]

Биографиясе үзгәртү

Рәис Нурый улы Заһидуллин 1940 елның 20 февралендә Башкорт АССРның Макар районы[1] Ишәй авылында туган.

2009 елның 1 гыйнварыннан — Башкортстан Фәннәр академиясенең Стәрлетамак филиалы химия-технология бүлеге мөдире, «Гамәли тикшеренүләр институты» дәүләт автономияле гыйльми учреждениесендә гамәли химия һәм экология бүлеге мөдире.

Белеме үзгәртү

  • 1949-1956 елларда Ишәй җидееллык мәктәбе.
  • 1956-1959 елларда Әхмәр урта мәктәбе.
  • Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университеты, белгечлеге: химия (органик химия), 1959-1964
  • Аспирантура (читтән торып),СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы химия институты, 1969-1974.
  • «Органик химия» һөнәре буенча «N-(-амминоэтил) пиперазин химик әверелешләрне тикшерү» темасы буенча химия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.
  • 1991 елда 05.17.04 авыр (яки төп) органик синтез җитештерү технологиясе белгечлеге буенча техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә докторлык диссертациясе яклый.
  • 1999 елда Югары аттестация комиссиясе профессор гыйльми исеме бирә.

Тәүге тапкыр фәнни юнәлеш булдыра — ациклик һәм циклик ди — һәм полиамидлар химиясе.

360-тан артык фәнни хезмәт бастырып чыгара, шул исәптән 120-дән артык Россия Федерациясе патенты һәм ССРБ-ның авторлык танытмалары. 50-дән артык фәнни ачышлары җитештерүгә кертелгән.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2007)[2]
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2003)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү