Руслан Шагалиев
Руслан Ринат улы Шәгалиев (1980 елның 3 апреле, Уфа, Башкорт АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Иннополис шәһәре мэры (2016 елдан).
Руслан Шагалиев | |
---|---|
Туган | 3 апрель 1980 (44 яшь) Уфа, Башкорт АССР, ССРБ |
Ватандашлыгы | Россия Федерациясе |
Әлма-матер | Уфа дәүләт авиация техник университеты |
Тормыш юлы үзгәртү
Руслан Шагалиев 1980 елның 3 апрелендә Уфа шәһәрендә туа[1]. «Уфанефть» нефть-газ чыгару идарәсендә автоматлаштырылган идарә системалары һәм исәпләү техникасы хезмәтендә идарә итү пульты операторы (2000), 5 разрядлы КИП һәм автоматика слесаре (2002), 4 разрядлы КИП һәм автоматика слесаре (2003), инженер (2003—2004) булып эшли. 2003 елда «мәгълүматны эшкәртү һәм идарә итүнең автоматлаштырылган системалары» белгечлеге буенча Уфа дәүләт авиация техник университетын тамамлый.
2004—2005 елларда — «Корус консалтинг компаниясе»ндә (Санкт-Петербург) консультант. 2005—2008 елларда — «Раф-Брокер» ЯАҖндә (Мәскәү) трейдер, өлкән трейдер. 2008 елдан 2014 елның апреленә кадәр Yota компаниясендә проектлар җитәкчесе, региональ үсеш буенча директор, территориаль директор булып эшләгән.
2015 елның 1 декабреннән Иннополис мэриясендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып эшли башлый. 2016 елның 24 ноябрендә Руслан Шагалиев Иннополис мэры итеп сайлана, аның кандидатурасы өчен 77 кешенең 76 сы тавыш бирә[2].
Бүләкләр үзгәртү
- 2016 — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте;
- 2016 — Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәте;
- 2020 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте.
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Шагалеев Руслан Ринатович / tatcenter.ru
- ↑ Новым мэром Иннополиса стал экс-менеджер Yota