Прокопьев Роман Прокопьевич — сугыш һәм хезмәт ветераны.

Роман Прокопьев

Кыскача биогрфиясе үзгәртү

Сырья авылында 1921 елның 7 маенда туган. Сырья мәктәбендә укып  башлангыч белем ала һәм  колхозда бик яшьли хезмәт юлын башлый.

Совет Армиясендә хезмәте һәм Бөек Ватан сугышында катнашу үзгәртү

1940 елда Кызыл Армия сафларына алына, Монголия Халык Республикасында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлангач десантчылар хәзерләү курсын үтә, дошман тылына җибәрелә. 1944 елга кадәр партизаннар отряды составында немец-фашист илбасарларга каршы көрәштә катнаша, батырлык үрнәкләре күрсәтә. Илебез җирләре азат ителгәч Белоруссия фронты гаскәрләре составында Европа илләрен азат итүдә катнаша. Сугышны Германия җирендә тәмамлый.

Фронтта алган бүләкләре үзгәртү

Сугыштагы батырлыклары өчен Р.П.Прокопьев Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соңгы хезмәт юлы үзгәртү

Тыныч тормышка кайткач Р.Прокопьев Чепьядагы Г.Димитров исемендәге МТСта озак еллар электрик булып эшләде. 1981 елдан соң «Труд» күмәк хуҗалыгының ашлык киптерү агрегатында, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәсенең йон тетү агрегатында эшләде.

Вафаты үзгәртү

1994 елда вафат булды.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006