Томау төшү (ринит) — борын куышлыгының лайлалы тышчасы ял­ кынсыну ул. Авыруның барлыкка килүендә беренче урында вируслар, бактерияләр һәм аллергеннар сәбәп булып тора. Томау — салкын тиюнең хәбәрчесе.

Ринит
Сурәт
Саклык белгечлеге rhinology[d] һәм Аллергология[d]
Симптомнар заложенность носа[d], баш авыртуы[1], насморк[d], чиханье[d] һәм раздражение носа[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Гиосциамин[d][2], Оксиметазолин[d][2], фенилпропаноламин[d][2], (−)-эфедрин[d][2], Нафазолин[d][2], ephedra[d][2], Монтелукаст[d][3], Флутиказон[d][3], azelastine / fluticasone[d][3], Фексофенадин[d][3] һәм mometasone[d][3]
Кеше эчендә иң кечкенә инкубацион дәвер озынлыгы 12 сәг[1]
Кеше эчендә иң зур инкубацион дәвер озынлыгы 72 сәг[1]
Таралганлык 0,25 ± 15[4]
NCI Thesaurus идентификаторы C34986[5]
 Ринит Викиҗыентыкта

Иммунитетның көчсезләнүе, еш туңулар, аденоидлар, борын бүлгесе кәкрәю, газлары күп булган, тузанлы биналарда эшләү, кояшта артык кызынулар томау төшүгә китерә ала. Томау төшү башка авыруларның симптомы да булып торырга мөмкин, мәсәлән грипп, синусит, кызамык, дифтерия авырулары һәм башкалар. Катлаулануны булдырмас өчен, вакытында чара күрү — сезнең бурыч.

Беренче кагыйдә—«төпкә» ятыгыз. Урамга сирәк чыгарга тырышыгыз.

Икенче кагыйдә — температураны «күтәрегез». Эшкә барганда җылы күлмәк киегез, өйдә аякка йон оекбашлар киеп, бал һәм кура җиләге белән кайнар чәй эчегез. Беренче вакытта аякларга горчица салынган кайнар ванна, йокыга ятыр алдыннан табан астына горчичниклар кую ярдәм итә.

Өченче кагыйдә — борынга дару тамызырга ашыкмагыз. Дару ро­ машкасы, эвкалипт, бөтнек үләннәре төнәтмәсе яки сода (селтеле) белән ингаляция ясагыз. Борын читләрен «йолдызчык» бәлзәме белән ышкыгыз.

Борын эчен тозлы су белән юыгыз (1 аш кашыгы тоз чәйнектә кайнаган җылы суга салып эретелә).

Дүртенче кагыйдә — борын эчен чистартыгыз. Тик берьюлы икесеннән дә сеңгерергә, чистартырга түгел. Бу отит авыруына китерергә мөмкин, шуңа күрә борын тишекләрен чиратлап чистарту яхшырак.

Томау төшү антибиотиклар куллану өчен сәбәп түгел. Аны дәвалар өчен билгеләнгән тамчыларның берсе дә 1 -2 көн эчендә савыктыра алмый. Әгәр 3-4 көннән соң борыннан агу дәвам итсә, борынга сала торган тамчыны алыштырырга кирәк. Нафтизин, галазолин 7-10 көннән артык кул­ ланылырга тиеш түгел. Чөнки бу аларга ияләшүгә, кан басымы күтәрелүгә һәм авыруның катлаулануына китерергә мөмкин.

Томаудан котылырга төрле дарулар белән ингаляция (даруларга бае­ тылган һаваны авыруга сулату) ясау булыша. Чәйнеккә 1 әр аш кашыгы

бөтнек, тырнак гөл, сары мәтрүшкәгә кайнар су салып, аз гына кайнатырга һәм өстеннән гади бүрәнкә белән каплап, борын эче пешмәслек итеп, бо­ рын тишекләрен алыштыра-алыштыра 5-10 минут суларга кирәк. Бу про­ цедураны 4-5 тапкыр кабатлырга. Эвкалипт, бака яфрагы, нарат агачының бөреләре дә бу процедура өчен кулай, шулай ук ак чыршы, бергамот, әнис, чамбырның хуш исле майларын иснәү дә яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен пластмасса футлярга ике ягыннан тишек ясап, футляр эченә шул майларның берсе манчылган мамык куялар һәм көненә берничә тапкыр исниләр. Хуш исе чыгып торсын өчен, мамыкка майны өстәп торалар.

Борыннан эренле сыеклык чыгып торса, 1 әр чәй кашыгы сары мәтрүшкә, бөтнек, бака яфрагына 50 мл кайнар су салып төнәтергә. Суынгач сөзеп, 1 аш кашыгы төнәтмәгә 5 тамчы нафтизин, пычак очы кадәр бал, 1 там­ чы грамицидин (антибиотик — аны даруханәдән алырга була) салып болгатырга. Бу составны борынга көненә 5 тапкыр 3 әр тамчы тамызырга кирәк. Бу тамчыларның нәтиҗәсе озак көттермәс. Борыннан эренле сыеклык акканда кайнар йомырка, тоз, ком, солы куеп, җылыту процедуралары ясарга ярамый. Бу инфекциянең маңгай куышлыгына таралуына китерергә мөмкин! Гомумән алганда, эренне җылытырга ярамый!

Гадәти томау төшүне, специфик аллерген белән бәйле булмаган очракта, 7-10 көндә савыктырырга мөмкин. Аллерген табылган очракта дәвалау елларга сузыла ала, бу вакытта махсус препаратлар кулланыла.

Өйдәге аллергенны белер өчен, бик гади генә эксперимент уздырырга була. Моның өчен күпмедер вакытка өегездән китеп (үзегезнең дачага түгел), чит җирдә яшәп карарга кирәк. Бу вакытта аллергия бетеп торса, аллергенны өйдән эзләгез. Әлбәттә, бу эксперимент абсолют тест түгел, ләкин аннан баш тартырга кирәкми.

Хәзерге вакытта томауны җиңәр өчен «супер» дарулар юк. Кайбер пре- паратлар кан басымы күтәрелүгә, йокычанлыкка, миокардның агулы зарарлануына, башка патологик реакцияләргә китерә. Теге яки бу пре­ паратны кулланганчы, игътибар белән инструкциясен укыгыз, аңлашыл- маса, табиб белән киңәшләшегез. Витаминнар турында онытмагыз, бигрәк тә табигый витамин чыганаклары турында. Ашау рационына тозлы кәбестә, кара торма салатын кертегез, суган белән сарымсактан баш тартмагыз.

Аллергия үзгәртү

Күп кешеләр «аллергия»не (нинди булса да ярсыткыч тәэсиренә орга­низмның гадәти булмаган җавабы), яз-җәй айлары чире, агачлар, үлән­ нәрнең чәчәк ату чорына бәйләнгән дип уйлыйлар. Шул ук вакытта аның кыш айларында да булуын искәрмиләр һәм күп вакытта томау сәбәбен салкын тиюдә күрәләр. Ләкин аллергия елның бар вакытында да күзәтелергә мөмкин. Тик бу очракларда үсемлек серкәләре түгел, ә без » көндә очраша торган гади тузан аллерген булып тора.

Йорттагы тузан белән һәр кешенең көн саен «бәйләнеш»тә торганлыгы билгеле, тик кыш көннәрендә бу якынлык артып китә. Моны аңлатып була: салкын көннәрдә вакытның күп өлешен җилләтелмәгән, тузанлы йорт эчендә уздырырга туры килә.

Тузан — аллергеннарның саклану урыны. Анда нәрсә генә юк: кәгазь, тукыма җепселләре, хайван йоннары, кеше чәчләре, бөҗәк кисәкчекләре, ; гөмбә споралары. Тузандагы микроскопик талпаннар (аларны гади күз белән генә күреп булмый) бу очракта иң мөһиме булып тора, чөнки тузан — алар өчен яшәү мохите. Талпаннар бик көчле аллерген булып исәпләнә.

Кыш көннәрендә талпаннар актив үрчи һәм кайбер кешеләрдә аларга карата аллергия дә көчәеп китә.

Нинди симптомнар аллергия турында сөйли соң? Бу билгеләр салкын тию­ не хәтерләтә: борын томалану, төчкерү, борыннан үтә күренмәле сыеклык агу, борын читләре кызару, күзләр кычыту, йөткерү, кайбер кешеләрдә тын алуы авыраю. Бу билгеләр салкын тигәндә дә, аллергия вакытында да күзәтеләләр. Тик аллергия булганда температура нормада кала. Тамак төбе авыртмый. Муендагы лимфа төеннәре зураймый. Санап киткән симптомнар еш кына төнлә яисә өй җыештырган вакытта килеп чыга.

Йорттагы тузаннан кала, шундый ук симптомнарны йорт хайваннары (мәчеләр, этләр, атлар, йорт куяннары, сарыклар) китереп чыгара ала.

Шунысын да әйтергә кирәк, аллергия хайваннар белән турыдан-туры аралашканда гына түгел, шулай ук натураль мехлар, мамык, йон кулланып тегелгән киемнәрдән дә булырга мөмкин.

Йорт тузанына һәм көнкүреш чараларына бәйле аллергияне кисәтеп була­ мы соң? Моның өчен, торак йортны регуляр рәвештә дымлы җыештырырга һәм җилләтергә кирәк. Тузан җыя торган авыр пәрдәләрдән, йомшак уенчыклардан һәм башка йонлы әйберләрдән баш тартсагыз, китапларны ябык шкафлар эченә яшерсәгез, авырып китү өчен сәбәпләр азрак булыр.

Йокы бүлмәсеннән чәчәкләрне алып куегыз. Мамык мендәрләрне, йон юр­ ганнарны синтетик материалга алыштырыгыз. Йортка-фатирга хайваннар ‘ кертмәгез, чөнки аллергия йонга гына түгел, алардан бүленеп чыккан ; селәгәйгә, экскрементларга һәм башкаларга да бәйле булырга мөмкин.

Аллергия симптомнары барлыкка килсә, нишләргә кирәк? Аллергиягә шик туса, соңармый аллерголог-табибка мөрәҗәгать итегез. Ул тикшерүләр уздырганнан соң. сезгә үзенең киңәшен әйтер һәм дәва билгеләр. Бу авыру вакытында аллерголог кына специфик тикшерүләр уздырып, иммундәвалау белән шөгыльләнә һәм сездә булган аллергик сизгерлекне киметә ала.

Аллергияне дәвалау өчен төп препаратлар — гистаминның физиологик тәэсирен тулысынча яисә өлешчә туктатучы дарулар. Мондый дарулар 60 елдан артык билгеле инде. Йокы китерү, хәрәкәт координациясе бозылу, хәтерне киметү һәм башкалар аларның кимчелекле яклары буларак билгеле.

Кайбер авырулар бу даруларның шундый тискәре тәэсире аркасында, борыннары томалаган булса да, аларны кулланырга ашыкмый.

Соңгы елларда табиблар цетрин дигән дару куллана башладылар. Аның бүтән дарулардан аермасы: шактый тиз арада яхшы тәэсирен сиздерә (ул 20 минуттан соң тәэсир итә башлый) һәм организмга куркынычлык тудырмый. Тик даруларны дәвалаучы табибыгыз билгеләгәннән соң гына кабул итәргә кирәк.

Искәрмәләр үзгәртү