Римма Хәкимова (2 сентябрь 1971 ел) — маммолог, терапевт. Медицина фәннәре кандидаты, Небраска штатыннан һәм Омаха шәһәренең Мактаулы гражданы[1].

Римма Хәкимова
Туган 2 сентябрь 1971(1971-09-02) (52 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Башкортстан
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре кандидаты[d]

Биографиясе үзгәртү

Хәкимова Римма Хәмит кызы 1971 елның 2 сентябрендә Башкортстан Республикасының башкаласы Уфада туган.

1988 елда 115-нче урта мәктәпне медальгә тәмамлый. Шул ук елда Башкорт дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. Уку елларында студентларның «Онкология» фәнни түгәрәгендә актив рәвештә тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә, студентларның фәнни җәмгыяте Советы әгъзасы булып тора.

1989 елдан тикшеренүләрнең нәтиҗәләре турында студентлар һәм яшь галимнәрнең Бөтенсоюз фәнни конференцияләрендә докладлар белән чыгыш ясый. Институтта белем алу белән беррәттән, 1990 елдан Җөмһүрият онкология диспансерында хезмәт эшчәнлеген башлый: башта санитарка, аннары химиотерапия бүлегендә медсестра булып эшли[1].

1994 елда Башкорт дәүләт медицина институтын кызыл дипломга тәмамлый һәм 21-нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында «хирургия» һөнәре буенча еллык интернатура үтә. Онкология буенча махсуслашу үткәннән соң, 33-нче поликлиниканың 1-нче хатын-кызлар консультациясендә маммолог булып эшли башлый. 1995 елдан бер үк вакытта, профессор Ш. Х. Ганцев чакыруы буенча, Башкорт дәүләт медицина университетының онкология кафедрасында фән буенча лаборант булып эшли башлый.

1999 елда медицина фәннәре докторы, профессор Ганцев Шамил Хәнәфи улы җитәкчелеге астында «Оптимизация ранней диагностики рака молочной железы на амбулаторно-поликлиническом этапе» темасына диссертация яклый. Уфа шәһәрендә хатын-кызлар консультациясе каршындагы беренче маммология кабинеты эшен анализлау диссертация материалы булып хезмәт итә. Шул чакта онкологияда профилактик юнәлешкә кызыксыну барлыкка килә[1].

2000 елда профессор А. М. Ханов «Онкология авыруларын искәртү клиникасында» маммология кабинетын оештырырга чакыра, ул вакытта аның проекты инде эшләнә башлаган була.

2001 елда Хәкимова Р. Х. шәхси медицина клиникасында эшли башлый һәм башта дәвалау-консультация эше буенча директор урынбасары, ә аннары баш табибы була, шул ук вакытта табиб маммолог практик эшен дәвам итә. Сөт бизләре авыруларын диагностикалау һәм дәвалауның бөтен заманча ысулларын үзләштергән.

IX Бөтенрусия «Женщина-директор года» конкурсынын «Лидеры нового поколения» номинациясендә җиңүче.

«Open the World» (Россия — АКШ) программасында катнашучы, Небраска штатыннан Мактаулы гражданы, Омаха шәһәренең Мактаулы гражданы.

2009 елда Россия Федерациясенең уңышлы, абруйлы һәм танылган эшмәкәрләре исәбенә керә, биографиясе «Женщины-предприниматели Республики Башкортостан. Лидеры нового времени» каталогына (2007), «Современники России» федераль энциклопедиясенә (2009) кергән[2][3].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

— «Ученые России» Интернет-энциклопедиясе катнашчысы

— Небраска штатыннан һәм Омаха шәһәренең Мактаулы гражданы

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү