Ретиналь астроцитома

Челтәркатлау яки күрү нервы башының астроцитомасы — күрү мөмкинлекләренә янамаган ямансыз шеш. Ешрак эндофит, пыяласыман җисемгә таба үсә, әмма экзофит субретиналь үсеш тә очрый. Сәламәт кешеләрдә астроцитомалар сирәк солитар сыйфатлы була, ешрак астроцитомаларны туберозлы склероз белән авыруларда күзәтәләр (24 бүлекне кара). Туберозлы склероз белән якынча 50% авыруның күз төбендә астроцитома бар, ул ике яклы һәм мультифокаль була ала.

1.    Гистология. Кечкенә оваль төшләр һәм цитоплазма үсентеләре белән фибрилляр астроцитлар күренә; (рәс. 15.38а).

2.     Билгеләре

•     Перифериядә урнашкан яссы яки төерсыман саргылт ясалу (рәс. 15.38б).

•     «Тут җиләге» кебек перипапилляр ясалу (рәс. 15.38в).

•     Күпчелек шешләр үзгәрешсез, әмма озак булганнары кальцийлаша ала (рәс. 15.38г).

3.     Аутофлюоресценция үзенчәлекле күренешле була (рәс. 15.38д).

4.     ФАГ буялу өчен гиперфлюоресценцияне ачыклый, әмма сеңү билгеләре юк (рәс. 15.38е).

5.     Дәвалау кирәкми.

6.     Дифференциаль диагностика

а) тирән урнашкан зур күләмдәге         КНД друзалары;

б) миелинлы нерв җепселләре яссы астроцитоманы хәтерләтә ала;

в) эндофит үсүче яки регресланучы  ретинобластома «тут җиләге» кебек астроцитоманы хәтерләтә ала.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.