Ретиналь артериаль макроаневризма

Ретиналь артериаль макроаневризма ретиналь артериоланың урынлы киңәюеннән гыйбарәт һәм гадәттә 1-3 тәртиптәге артериолаларда очрый. 90% очракта зарарлану берьяклы. Артериаль гипертензия белән өлкән хатыннар макроаневризма үсешенә бирелүчән.

Ачыклау

үзгәртү

1. Күренешләре

• Макуляр өлкәгә транссудация өчен бераз үзәк күрү начарлану.

• Макулага кан саву өчен (сирәгрәк) кинәт күрү начарлану.

2. Билгеләре

• Ешрак артериовеноз чат яки чигәнең тамырлы аркадалары буенча тамыр бифуркациясенең өлкәсендә күзәтелгән артериоланың капчыксыман яки орусыман киңәюе.

• Аневризма күләме артерия диаметрыннан берничә тапкыр күбрәк була ала.

• 50% очракта аневризма кан саву белән бара (рәс. 16.57а).

• Кайвакыт бер яки берничә артериола буенча күпсанлы макроаневризмалар була ала.

3. ФАГ. Тикшерү нәтиҗәләре макроаневризма күренү дәрәҗәсенә һәм бергә булган кан саву булуга бәйле. Гадәти ангиографик күренешләренә макроаневризманың иртә берьяклы тулуы (рәс 16.57б) һәм соңгы фазаларда сеңүе керә (рәс. 16.57в). Тулысынча тулмау тромбозга бәйле.

4. Барышы.

а) хроник транссудация еш күзәтелә һәм челтәркатлау шешүе үсешенә һәм фовеа өлкәсендә каты экссудат туплануына китерә, бу үзәк күрү югалуына китерә ала (рәс. 16.58а).

б) ертылу белән кан саву үсеше, ул субретиналь (рәс. 16.58б), интра- һәм преретиналь яки интравитреаль була ала (рәс. 16.58в). Бу очракларда тикшергәндә макроаневризма ачыкланмаска мөмкин һәм чир диагнозы дөрес куелмаячак;

в) тромбоз һәм фиброздан соң үзеннән-үзе макроаневризма инволюциясе еш күзәтелә (рәс. 16.58г). Бу транссудация яки кан савулар үсеше алдыннан була ала.

Алып бару алымнары

үзгәртү

1. Үзеннән-үзе микроаневризма регрессын көтеп күзәтү югары күрү үткенлегендә, макула өлкәсе катнашмаганда, чагылмаган шешү яки экссудация белән кечкенә кан савуда була. Күбесенчә кан савудан соң микроаневризманың тромблануы була һәм лазерлы коагуляция үткәрү кирәк булмый.

2. Лазерлы коагуляцияне каты экссудат яки челтәркатлау шешүе фовеа өчен янаса (рәс. 16.59а), аеруча күрү үткенлеге кимегәндә үткәрәләр.

Макроаневризманы үзен һәм/яки аның тирәсендәге челтәркатлауның коагуляциясе мөмкин (рәс. 15.59б). Экссудат һәм шешү суырылу өчен берничә ай кирәк булырга мөмкин.

3. YAG-лαзерлы гиалоидотомия макуланы каплаучы эре суырылмаган преретиналь кан савуларда күрсәтелә (рәс. 16.59в); максаты канны пыяласыман җисемгә чыгару, анда суырылу тизрәк булачак (рәс. 16.59г).

4. Киңәюче газның интравитреаль инъекциясе белән tPA кертү яки кертүсез белән бергә субмакуляр кан савуны фовеа өлкәсеннән күчерү өчен авыруга битен аска килеш тоту.

Дифференциаль диагностика

үзгәртү

1. Арткы котып өлкәсендә каты экссудат.

•   Пролифератив булмаган диабет ретинопатиясе

•    Яшькә бәйле макуляр дегенерациянең экссудатив формасы.

•      ЧҮВ тармагының иске томалануы.

•     Ретиналь телеангиэктазияләр.

•     Челтәркатлауның кечкенә күләмдәге капилляр гемангиомасы.

•     Радиацион ретинопатия.

2.    Арткы котып өлкәсендә тирән ретиналь яки субретиналь кан савулар

•     Хориоидаль тамырлану.

•     Вальсальва ретинопатиясе.

•     Идиопатияле полипсыман хориоидаль васкулопатия.

•     Тупас җәрәхәт.

•     Хориоидея меланомасы.

•      Терсон синдромы преретиналь һәм/яки интравитреаль кан саву, гадәттә субарахноидаль кан саву булу белән сыйфатлана.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.