Республика ифтары

    Татарстан башкаласы Казанда үтүче Республикакүләм ифтар Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләреннән санала. 
    Ифтарда традицион рәвештә күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлеге чикле кешеләр һәм халыкның социаль яктан якланмаган башка катламы катнаша. Алар белән бергә ифтарга шулай ук төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре, төрле илләрнең Казан шәһәрендәге илчеләре һәм баш консуллар чакырыла. Меңләгән мәҗлес кунакларының бер өлеше – республика районнары мөселманнары.
    Республика ифтарында күренекле дин әһелләре вәгазьләре, нәшид һәм мөнәҗәт башкаручылар чыгыш ясый. 
    Намаз ачык һавада укыла. 
    Ифтарны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен волонтерлар җәлеп ителә.