Рекламация - товар сатучыга яки хезмәт күрсәтүчегә белдерелгән дәгъва; ул килешенгән шартларның бозылуын (үтәлмәвен) күрсәткән, шуның нәтиҗәсендә барлыкка килгән кимчелекләрне бетерүне һәм күрелгән зыянны түләүне таләп иткән акт формасында төзелә. Рекламация сатылган әйберләрнең һәм ул әйберләр составына кергән элементларның конструкторлык-технологик кимчелекләрне һәм җитешсез яклары булган очракта гына кабул ителә. Әгәр кимчелекләр алынган әйберләрне дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә барлыкка килгән булса яки өстәмә тикшерү вакытында дәгъвада күрсәтелгән җитешсезлекләр расланмаса, рекламация кире кагыла.