Раять Гыйләҗев “Коммуна” хуҗалыгы рәисе булып бер елдан артык кына эшләсә дә, аның бу хуҗалыкта эш стажы 15 елдан артык. Раять Гыйләҗев Килдураз егете. Буа техник училищесын тәмамлагач ул колхозның баш механигы, аннары партия оешмасы секретаре була. 1971 елда Раять Гыйләҗевне узәк колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Ул анда 11 ел, ягъни 1982 елга кадәр рәис булып эшли. Раять Гыйләҗев рәислек иткэндә “Үзәк” колхозы зур уңышларга ирешә. Биредә бик куп төзелешләр алып барыла. 8 ел рәттән шикәр чөгендереннән уңыш алу буенча “Үзәк колхозы Россия Федерациясендә жиңүче булып чыга.

1982 елда Раять Гыйләҗев Буа районы авыл хужалыгы идәрәсе башлыгы итеп билгеләнә. Ул бу жаваплы һәм тынгысыз вазифаны 1991 елга кадәр башкара. 1991 елнын мартында “Коммуна” хужалыгы рәисе итеп сайлана. Гадельлек өчен шуны әйтергә кирәк, 1992 елларда колхозчылар жыелышларында ул хуҗалык эшенә төпле анализ ясый. 1991 елда ашлык уңышы югары булмаса да, хәр сыердан 2759 киллограмм сөт савып алына. Бу 1990 елга караганда 420 кг кубрәк була. 

1992 елнын июнендэ Раять Гыйләҗев район көнкуреш идәрәсе башлыгы итеп күчерелә.

Раять Гыйләҗев ике Хезмэт Кызыл байрагы ордены кавалеры. Беренче Хезмэт Кызыл байрагы ордены белэн “Коммуна” колхозы партия оешмасы секретаре булып эшләгәндә бүләкләнә. Икенче орденына “Үзәк” колхозы рәисе булып эшләгәндә бүләкләнә. Бүгенгесе көндэ Раять Гыйләҗев безнең арабызда юк. 2010 елның 2 июлендэ вафат булды.