Әскаров Рафаэль Әкбәр улы – юрист

Юрист белгечлеге алуы үзгәртү

1929 елның 20 ноябрендә Арбор авылында туган. Арбор җидееллык мәктәбеннән соң Балтач урта мәктәбендә укып, аны 1948 елда тәмамлый һәм шул ук елны Казан юридик институтына укырга керә. 1952 елда институтны тәмамлап юрист белгечлеге ала, Ярославль  өлкәсенә Дәүләт куркынычсызлыгы системасына эшкә җибәрелә.

Укытучылык хезмәте үзгәртү

Әмма 1953 елда ук аннан туган ягына кайта,  Чепья урта мәктәбендә балалар укыта. 1957-1958 елларда кыска вакыт партиянең Чепья район комитетында агитация-пропаганда бүлеге мөдире урынбасары булып эшләп ала.

Район прокуроры ярдәмчесе үзгәртү

1958 елның маенда Р.Ә. Әскаров Балтач район прокуроры ярдәмчесе итеп билгеләнә. Аннан соң Красный Бор (1960), Ютазы (1960-1963), Бөгелмә (1963-1965), Баулы (1965-1971) районнары прокуроры булып эшли. 1971-1976 елларда Яр Чаллы шәһәре прокуроры була.

Республика прокуроры ярдәмчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелү үзгәртү

Республикабыз районнары прокуратура органнарында эшләп зур тәҗрибә туплаган инициативалы һәм югары эрудицияле юрист Р.Ә. Әскаров 1976 елда Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары – тикшерү идарәсе начальнигы итеп билгеләнә. 1985-1990 елларда— Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары.

Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

Республикада хокук тәртибен ныгытудагы олы хезмәтләре өчен Р.Ә. Әскаров 1976 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнде. 1982 елда аңа РСФСРның атказанган юристы дигән дәрәҗәле исем бирелде.

Казан шәһәрендә яши.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006