Раслама (расписка) — берәр нәрсә алганлыкны раслап имза куелган рәсми язу, документ. Раслама, гадәттә, акча, кыйммәтле әйберләр, документлар алганда языла. Ул түбәндәге өлешләрдән тора:

  • раслама язучының исеме, әтисенең исеме, фамилиясе;
  • әйбер алынырга тиешле оешманың атамасы яки кешенең исем-фамилиясе;
  • алынган яисә алыначак әйбернең күләме, саны башта цифр, аннары җәяләр эченә сүзләр белән языла;
  • нинди документ нигезендә алынуы күрсәтелә;
  • алучының шәхси имзасы, раслама язылган көн, ел, вакыт күрсәтелә.

Мисал үзгәртү

Раслама
Мин, Әхмәтов Гомәр Заһит улы, Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы А сыйныфы укучысы, мәктәпнең хуҗалык эшләре буенча диретор урынбасары Хәкимов Рөстәм 
Газиз улыннан Җиңү бәйрәменә багышланган концерт өчен 15 (унбиш) бию костюмы алдым.
2008 нче ел, 7 нче май.                                                                                                            Имзам: ________________

Чыганаклар үзгәртү