Ракыя Котлыбаева

Котлыбаева Ракыя Шәйхәттәр кызы (1886 ел, май, Казан шәһәре, Россия империясе1966 ел, Уфа шәһәре, Башкорт АССР) — мөселман хатын-кызларыннан беренче табиплардан, акушер-гинеколог. «Мактау Билгесе» ордены кавалеры.БАССР-ның атказанган табибы (1942), РСФСР-ның атказанган табибы (1944).

Ракыя Котлыбаева
Туган телдә исем Котлыбаева Ракыя Шәйхәттәр кызы
Туган май 1886
Казан, Россия империясе
Үлгән 1966
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Казан Император университеты

Биографиясе үзгәртү

1886 елның маенда Казан шәһәрендә отставкадагы капитан Шәйхәттәр Гөбәев гаиләсендә туган. Казан каласындагы Ксения гимназиясен тәмамлаган. 1902 елда экстерн белән Царское Село лицеенда өлгергәнлек аттестатына имтихан тота. Укырга, җәмгыятьтә үз урынын табып кешеләргә файда китерергә теләк көчле була. Ләкин гаиләсендә ата-анасы мөселман хатын-кызының урыны — гаиләдә, дип аның уен хупламыйлар.

Ракия Казан университетының медицина факультетын тәмамлаган морза Искәндәр Мостафа улы Котлыбаевка кияүгә чыга, чөнки ул булачак хатынының теләгенә каршы төшми, аңа һәр төрле ярдәм күрсәтергә әзер икәнлеген белдерә.

1904 елда Ракыя Санкт-Петербургта Хатын-кыз медицина институтында укый, тик кечкеә баласы булуы, матди кыенлык аны укуын ташлап, Казанга кайтырга мәҗбүр итә. 1906 елның 2 сентябрендә ул Казан университеты ректорына үтенеч белән мөрәҗәгать итә, аны университетның медицина факультетына икенче курска алуларын сорый. Ректор Ракиянең үтенечен канәгатьләндерә, ул ирекле тыңлаучы буларак университетка кабул ителә.

Ул затлы укый. 1906/1907 уку елында икенче курс һәм өченче курсның бишенче семестры өчен экзаменнар бирә. 1907-1908 елда Р. Котлыбаева дүртенче, 1908-1909 уку елында — бишенче курс өчен экзаменнар бирә. Табиб исемен алыр өчен университетта карау комиссиясендә имтихан бирергә кирәк була, ә хатын-кызларга ул дәвердә бу ихтыяр бирелмәгән. 1912 елда гына ул медицина факультетында имтихан тота һәм табиб дипломын ала. Башта Казан шәһәрендә акушер-гинеколог булып эшли, соңрак, 1913 елда, кызлары Кадрия белән Әдиләне алып, (иртә үз теләге белән тормыштан киткән) иптәше Искәндәрнең атасы, Бәләбәй өязе дворяны Мостафа Уелган улы Котлыбаев чакыруы буенча Уфага килә. Нәселдән килгән морза М. В. Котлыбаев — Уфа губернасында күренекле кеше, Бөре өязеннән губерна земствосы җыелышында гласный итеп сайлаулы була.

27 яшьлек Ракыяне Федор Егорович Чижов исемендәге кала больницасының бала табу бүлегенә (Цюрупа урамы, 48 — бу йорт хәзер юк) акушер-гинеколог вазифасына алалар. Өч елдан ул больницаның мөдиренә әйләнә.

Ракиыя Котлыбаеваның Уфада ясаган тәүге операциясе уңышлы була — ана дә (мөселман хатыны), бала да исән кала. Бу күренеш бөтен шәһәрне шаулата.

1918 елның уртасында Уфада Совет власы кыланыла, урындагы большевик җитәкчеләрнең катыннары тотык итеп алына (азык наркомының катыны Мария Петровна Цюрупа, Вера Николаевна Брюханова (акча наркомы катыны), Архангельская (ВСНХ рәйесенең катыны белән сеңлесе). Алар белән бәйләнешле табиб Ракия Котлыбаева аша булдыралар.

Уфа шәһәрендә аның башлангычы белән беренче бала табу йорты, беренче хатын-кыз консультациясе әле дә эшли. Ул тәүгеләрдән булып аналар өчен мәктәп оештыра, аналарга бала тәрбияләүнең фәнни нигезләрен өйрәтә.

Аның халык алдындагы хезмәтләрен бәяләп, ССРБ Югары Советының 2-нче чакырылыш депутаты итеп сайлыйлар.

Бөек Ватан сугышы чорында (1941-1945) табиб Р. Котлыбаева армас яралы яугирләрне дәвалый, халык арасында эпидемияләргә каршы эш алып бара. Аңа Башкорт АССР-ның атказанган табибы (1942), 1943 елның 17 сентябрендә чыккан ССРБ Югары Советы Президиумы указына ярашлы ул «Мактаулы Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1944 елда РСФСР-ның атказанган табибы исеме бирелә.

Әдәбият үзгәртү

  • Башкирская энциклопедия. Гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа: Башкирская энциклопедия. К. 3. З-К. 2007. — 672 с. — ISBN 978-5-88185-064-7