Разумовский совхозы
«Разумовский» совхозы Алексеевск районының иң зур хуҗалыкларыннан саналган дүрт милләт вәкиле яшәгән биш авылны берләштергән «Разумовский» совхозы ХХ гасырның 70 нче елларының икенче яртысында – 1980 еллар башында зур хезмәт уңышларына ирешә. Җитәкчесе Җәүдәт Касыйм улы Әхмәтҗанов 1939 елда шул ук районның Кыр Шынталысы авылында дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышында ятып калгач, бик яшьли эшли башларга туры килгән яшь егет бернинди эштән дә куркып тормый: трактор да йөртә, комбайнда да эшли. Белем алуга омтылышы аны 1962 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына алып килә: инженер-механик дипломын кулына алгач, аны туган авылына баш инженер итеп билгелиләр. Мөмкинлекләрен, тырышлыгын, оештыру сәләтен район җитәкчелеге тиз күреп ала: «Сельхозтехника»га баш инженер, ә 1975 елның июнь аенда «Разумовский» совхозына директор итеп билгелиләр. 25 ел дәвамында совхозны уңышлы җитәкли ул. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән бергә, социаль инфраструктура да ныгытыла. Районда беренчеләрдән булып, өйләрдә газ яна башлый, су кертелә, яңа торак йортлар, мәктәп бинасы төзелә. Бу елларда совхозның 9600 га чәчүлек җире, 3600 баш эре мөгезле терлек, шуларның 850 башы савым сыеры, 6 меңләп баш сарык, 140 баш ат исәпләнә. Техника паркында 11 «Дон» комбайны, 14 КамАЗ машинасы, йөздән артык машина һәм трактор була. «Разумовский» совхозы удар хезмәте өчен берничә тапкыр КПСС өлкә комитетының күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнә. Хәтта үзгәртеп кору елларында да яңалыклар кертелә биредә: рапс үстереп, аннан май ясыйлар һәм Казан, республиканың башка шәһәрләре базарларында саталар. Әлеге елларда хуҗалык ярдәмендә алтмышлап кеше махсус урта һәм югары белем ала, авылдагы өйләрнең 60 проценты да шул чорда төзелә, ел саен 25 – 30 лап кеше туристик путевкалар буенча ял итә.