Равил Зәйнуллин - укытучы, мәктәп директоры, "Фидакарь хезмәт өчен" медале иясе.

Равил Фәйзуллин
Туган 7 гыйнвар 1933(1933-01-07) (91 яшь)
Олы Кайбыч авылы
Һөнәре укытучы, мәктәп директоры

Тормыш юлы үзгәртү

Равил Зәйнуллин Татарстан Республикасы Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында урта хәлле игенче гаиләсендә, тугызынчы бала буларак, 1933 нче елның 7 нче гынварында туган. Әтисе Зәйнулла Хәйрулла улы зирәк, эшчән, гадел, ярдәмчел, хөрмәтле кеше булган. Сату-алу эшләрендә дә катнашкан. Әтисеннән калган шушы гаилә традицияләрен үзләштереп үсә Равил: кешеләргә хөрмәт, намуслы хезмәт, белемгә омтылу, аның яшәеш кануннары нигезен хасил итәләр. Кечкенә вакытта ук ул хуҗалык эшләрен үзләштерә. Өч абыйсы Ватан сугышында булганда, ул йортта “ир заты” дәрәҗәсендә фикерләргә, эшләргә өйрәнә. Мәктәп елларында колхозга көлтә ташый. Уру-сугу, печән чабу эшләрендә катнаша, куяннар үрчетә.

1952 нче елда ул Олы Кайбыч урта мәктәбен тәмамлый. 1953-1955 нче елларда Совет Армиясендә артиллерист-наводчик буларак хезмәт итә, гаубица һәм башка туплар серләрен үзләштерә. 1981 нче елда Равил Зәйнуллинга капитан званиесе бирелә.

Армиядән кайткач, ул Кайбыч районы Башкарма комитеты аппаратында эшли. Бер үк вакытта читтән торып М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтында укый. Аны уңышлы тәмамлап, агроном-галим белгечлеге ала.

1965 нче елда аны, оештыру тәҗрибәсе булган авыл хуҗалыгы белгечен, “Путь к коммунизму” колхозына партия оешмасы секретаре итеп җибәрәләр. 1968 нче елда СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша. 1973 нче елда Равил Зәйнуллин “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. Бу елларда ул партиянең Апас район конференцияләренә делегат итеп сайлана.

Туган авылына әйләнеп кайтып, укыган мәктәбенә биология укытучысы булып урнаша. 1978-1983 нче елларда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтында укый, биология бүлеген тәмамлый. Аны директор итеп билгелиләр. Бу вазифаны намус белән башкара. Кайбыч районын кайтаруда, яңадан оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була.

Чыганак үзгәртү

  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.