Равил Закиров (1946)

Бу авыл хуҗалыгы белгече турында мәкалә, укытучы турында моннан укыгыз

Равил Закиров
Туган телдә исем Равил Габделхак улы Закиров
Туган 5 ноябрь 1946(1946-11-05) (77 яшь)
СССР, РСФСР, Балтач районы (Татарстан), Янгул
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре зоотехник, колхоз рәисе
Бүләк һәм премияләре Татарстан АССРның атказанган зоотехнигы
«Хезмәттәге батырлык өчен» медале

Закиров Равил Габделхак улы – авыл хуҗалыгы белгече, Татарстан АССР атказанган зоотехнигы (1985).

Яшүсмер чоры үзгәртү

1946 елның 5 ноябрендә Янгул авылында туган. 1965 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Шунда ук киң профильле механизатор һөнәре ала, «Яңа тормыш» колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. 1965-1968 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

Зоотехник буларак хезмәте үзгәртү

Хәрби хезмәтен тәмамлагач Р.Закиров Тукай авыл хуҗалыгы техникумына керә һәм 1971 елда зоотехник белгечлеге алып чыга. 1971 елдан - «Яңа тормыш» колхозының баш зоотехнигы. 1980 елдан – колхоз рәисенең терлек азыклары җитештерү буенча урынбасары. Шушы чорда читтән торып укып Казан ветеринария институтының зооинженерия факультетын тәмамлый.

Авыл хуҗалыгы җитәкчесе үзгәртү

1981 елда Р.Закировны Чапаев исемендәге колхоз әгъзалары үз хуҗалыкларының рәисе итеп сайлыйлар. Бу хуҗалыкка ул 1990 елга кадәр уңышлы җитәкчелек итә. 1990-1994 елларда - «Яңа тормыш» колхозы рәисенең хуҗалык эшләре буенча урынбасары. 1994 елның маеннан бүгенгәчә - «Яңа тормыш» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы рәисе.

Р.Г.Закиров зур хуҗалыкның җитәкчесе буларак, алга карап, хуҗалыкның перспективасына йөз тотып эшли. Белгечләрне, тармак җитәкчеләрен дә шуңа юнәлтә. Нәтиҗәдә «Яңа тормыш» хуҗалыгы елның-елында иген культураларыннан тотрыклы югары уңыш ала, мул һәм сыйфатлы терлек азыклары хәзерли, терлекчелекнең югары продуктлылыгына ирешә. Хуҗалыкның матди-икътисадый базасы нык. Хезмәтне оештыруга игътибар зур. Ел саен киң күләмдә производство объектлары төзелә һәм сафка баса. 2003 елда, мәсәлән, хуҗалыктагы төзелеш эшләренең күләме 1,5 млн сумнан артык булды. Бу хуҗалык алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелде – аның базасында ел саен район һәм республика семинарлары уза.

Хезмәтенең югары бәяләнүе үзгәртү

Хуҗалыклар ярышында ел саен төрле тармаклар буенча җиңү яулый. Хуҗалык күп мәртәбә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район хакимиятенең Мактау Таныклыгы, Дипломнарына, зур бүләкләргә лаек булды. 2004 ел нәтиҗәләре буенча «Яңа тормыш» кооперативы гомуми җитештерү-икътисадый күрсәткечләре буенча, терлекчелек өлкәсендә, дуңгыз ите җитештерүдә иң югары нәтиҗәләргә иреште һәм кабат район хакимиятенең Мактау Таныклыкларын, зур бүләкләр алды. Бу нәтиҗәләрдә хуҗалык җитәкчесенең төпле эшчәнлегенең хәлиткеч роле бәхәссез.

Мактаулы исеме һәм дәүләт бүләге үзгәртү

Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен Р.Г.Закировка 1985 елда Татарстан АССРның атказанган зоотехнигы дигән мактаулы исем бирелде. 1986 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006