Рабига остабикә мәдрәсәсе
Риваятьләргә караганда, борынгы Биләр шәһәре янында Хуҗалар тавы итәгендәге бик зур чишмә буенда урнашкан була. Рабига абыстай көн саен Шәһри Болгардан җир асты юлы буйлап, алтмыш алты шәкертен ияртеп укытырга килгән була. "Мәрҗән каласы һәм унике кыз хикәйәте" дигән икенче бер риваятьтә Мәрҗән шәһәре хөкемдары Тырышмал Хуҗаның унике кызын шушы Биләр шәһәрендәге Рабига остабикә мәдрәсәсенә укытырга җибәрүе турында сөйләнә. Мәрҗән иленең баһадиры Иштирәк батырның сөйгәне Нәркәс сылу да шулар арасында булган. Риваятькә карганда, Тырышмал Хуҗаның һәм аның унике кызының язмышы фаҗигале. Болгар иленә яу килеп, Тырышмал Хуҗаны һәм аның кызларын Хуҗалар тавы янына китергәннәр. Монда алар, көне-төне туфрак ташып, яңа бер тау өйгәннәр. Дошманнар, биек тау өелеп беткәч, Хуҗаны һәм аның кызларын шушы тау башына тереләй күммәкче булганнар. Шулчак кызлар унике йолдыз булып күккә күтәрелгәннәр, ә Тырышмал Хуҗа, таудан сикереп, елга суына әйләнгән һәм агып киткән. Ул тауны халык хәзер дә "Кыз тавы" дип атый.
Чыганак: А.Тимергалин “Миллият сүзлеге: аңлатмалы сүзлек”, 2том.