Пётр Никифоров

НИКИФОРОВ ПЕТР НИКИФОРОВИЧ (1926-2008) үзгәртү

Хәрби хезмәткә  чакырылу көне: 07.11.1943 үзгәртү

Хәрби часте: 12 омпмб 1 УкрФ үзгәртү

Чакырылу урыны: ТАССР,  Кайбыч районы хәрби комиссариаты үзгәртү

Хәрби исеме:  кызылармияче үзгәртү

Батырлык күрсәткән  дата: 28.01.1945-30.01.1945 үзгәртү

Биография: үзгәртү

НИКИФОРОВ   ПЕТР   НИКИФОРОВИЧ  1926 елда  Кайбыч  районы  Иске Тәрбит авылында крестьян гаиләсендә туа.  7 нче классны тәмамлагач, колхозда эшли.

1943 елның  ноябрендә  Кызыл Армия  сафларына  алына . Аның сугышчан юлы беренче Украина фронтының понтон күперләр салучы батальонда понтонёр булып хезмәт итүдән башлана. Көнбатышка таба барган сугыш хәрәкәтләрендә  Висла,  Одер,  Шпрее һ.б. елгаларны форсировать итүдә катнаша ул,  Прага, Варшава һ.б. шәһәрләрне азат итүдә катнаша.

  1950 нче елның октябрь аенда гына туган авылына әйләнеп кайта. Сугыштан кайткач,  Мәлкидә МТСта электр белән эретеп ябыштыручы, 1957нче  елдан Разин исемендәге колхозда тимерче булып эшли. Тырыш, эшчән, уңган ирне 1961нче елда Иске Тәрбит урта мәктәбендә хезмәт дәресләрен укытырга чакыралар. Бик күп малайларга агач һәм тимер эшләренең серен өйрәтә ул. Мәктәп өчен кирәкле булган күп җиһазларны, агачтан, тимердән эшләнгән әйберләрне  укучылар катнашында мәктәп мастерскоендагы күп төрле станокларда ясыйлар.

Балта, көрәк саплау, чалгы таптау, пыяла кисү, тәрәзә рамнары ясау, калай эше дисеңме-барысын да булдыра.. Элек авылда пластик тәрәзәләр  барлыккак килгәнче, бик күп кеше тәрәзә рамнары һәм челтәрләре ясауны сорап, Петр Никифоровичка мөрәҗәгать итә.

Сугыш тәмамланып, озак еллар үткәч, фронттагы батырлыклары өчен III дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены белән бүләкләнүе ачыклана. Бу бүләкне аңа тантаналы төстә, лаеклы ялга чыккач, 1997 елда гына  тапшыралар.

Өйләнгән. Тормыш иптәше Серафима апа белән 2  кыз,  1 ул үстергәннәр.


Бүләкләре: үзгәртү

1.               III дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены, Подразделение боерыгы: 1нче Украина фронты, №: 52/н  14.04.1945.

2.               ”Праганы азат иткән өчен” медале

3.               “Батырлык өчен” медале

4.               “Германияне җиңгән өчен” медале

Чыганак: үзгәртү

1. https://pamyat-naroda.ru/heroes/podvig-chelovek_nagrazhdenie42704502/

2. Иске Тәбит мәктәбе музеендагы "Наши земляки орденоносцы" альбомы