Пьедрас-Неграс (археологик зона)

Пьедрас-Неграс хәрабәләре (Испан телендә: Piedras Negras) — майя мәдәниятенең классик чорында иң зур археология үрнәкләрнең берсе. Керамика табылдыкларга караганда, кала безнең эрага кадәр 700 елдан алып безнең эраның 820 елларына кадәр яшәгән, ә нык үсеше чоро безнең эраның 600 — 810 елларына туры килә

Пьедрас-Неграс
мориори Yokib’
Сурәт
Мәдәният Майя
Дәүләт  Гватемала
Административ-территориаль берәмлек Чьяпас
Карта
 Пьедрас-Неграс Викиҗыентыкта

Хәзерге атамасы «Negras Piedras» (исп. «кара таш») биналарны корган вакытта кулланылган таш төсеннән килә. Каланың үзенчәлекле исеме майя телендә Йо’ки’б («керү» я «капка») кебек яңгырый. Усумасинта елгасы буенда кыя тора, анда Йо’ки’б (каланың борынгы исеме) тамгасы уеп язылган .

Кала Гватемалада Петен департаментының көнбатышында, «Сьерра-дель-Лакандон» милли паркы территориясендә урнашкан. Ул майя Усумасинта (Йокиб) патшалыгының баш каласы була һәм шул ук исемле елганың төньяк ярында урнаша. Бер ничә башка, хәзер Ла-Хойянка, Ла-Онрадес, Пахараль, Сапоте-Бобаль һәм Ла-Пасадита исемнәре белән билгеле калалар белән уратып алына.

Калада туп уеннары өчен ике стадион, гөмбәзләр белән берничә сарай, шулай ук пирамидаль гыйбадәтханәләр табыла, гыйбәдәтханәләрнең берсе мәгарәләр юлы белән тоташкан була. Калада бик яхшы стелалар һәм рельеф сүрәтләр белән панельләр табыла.

Классик чорда кала Тикаль белән дуслык мөнәсәбәтләрен тота һәм Йашчилан белән дошманлаша.

Билгеле рус чыгышлы Америка археологы Проскурякова Татьяна озак вакыт Пьедрас-Неграсны өйрәнә һәм сүрәтен төшерә. СССР-да билгеле булмаган язуларының күчермәсен ала, алар майя язмаларын аңлатуны расларга мөмкинлек бирә, аны В. Кнорозов тәмамалап куя.

Йокиб хакимнәре үзгәртү

  • Ицамканахк (Itzamk'anahk) I («A хакиме») (460 тирәсе)
  • «B хакиме» (478. тирәсе)
  • Ах-Кауак-Ах-Кин (Ah Cauac Ah K'in) Ah K') («Tooth Turtle») (508 – 510)
  • «C хакиме» (514 – 518)
  • Кинич-Йональ-Ахк (K'inich Yo'nal Ahk) I («1-енче хаким») (603 – 639)
  • Ицамканахк ((Itsamk'anahk) II («2-енче хаким ») (639 – 686/9)
  • Кинич-Йональ-Ахк (K'inich Yo'nal Ahk) II (« 3-енче хаким») (687 – 729)
  • «4-енче хаким» (729 – 757)
  • Йональ-Ахк (Yo'nal Ahk) III («5-енче хаким») (758 – 767)
  • Ха-Кин-Шок (Ha' K'in Xook) (767 – 781)
  • «7-нче хаким» (шулай ук «6-ынчы хаким») (781 – 808?)

Сылтамалар үзгәртү