Противогаз
Противогаз яки газ битлеге[1] — индивидуаль саклану чарасы, тын алу органнары, йөз һәм күзләрне зәһәрле радиоактив матдәләр вә бактериаль чаралар тәэсиреннән химая итүче әсбап. Фильтрлаучы вә изоляцияләүче төрләргә бүленә.
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/1/18/GP-5_Gasmask_nva.jpg/200px-GP-5_Gasmask_nva.jpg)
Фильтрлаучы газ битлеген 1915 елда Николай Зелинский уйлап тапкан. Ул газны тазарта торган тартмачык, битлек-очлам һәм аларны тоташтыручы торбачыктан гыйбарәт булган. Шундый газ битлеге тирәсендәге зарарланган һаваны тазартып бирә.
Изоляцияләүче газ битлеге регенератив патрон, тын алу капчыгы, каркас, битлек-очлам һәм тоташтыручы торбачыктан гыйбарәт. Шундый битлек комплектында ампулалы тармачык, сумка һ.б. була. Изоляцияләүче битлек тышкы һавадан файдаланмый, аның регенератив патронындагы әче тудыргыч белән тын алына.
Чыганаклар
үзгәртү- Противогазлар музее
- Противогазларның сурәтләнеше 2008 елның 28 октябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Охрана труда в сельском хозяйстве. Русско-татарский словарь. Казан, 2008.