Мәни бизен юкка гына «ирләрнең икенче йөрәге» дип атап йөртмиләр. Бу кечкенә генә (авырлыгы — 20 г, диаметры — 3 см тирәсе) бизле-мускуллы орган ир-атка бәвел-җенес аппараты функциясен үтәргә ярдәм итә. Бу биз белән үзгәреш килеп чыкса, ир-ат үзенең тынычлыгын югалта.

Простатит
Сурәт
Саклык белгечлеге сидекбелем[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару ципрофлоксацин[d][1][2], carbenicillin[d][1], офлоксацин[d][1], норфлоксацин[d][1], тамсулозин[d][2], levofloxacin hemihydrate[d][2], tosufloxacin[d][3], норфлоксацин[d][4] һәм carbenicillin indanyl[d][5]
ICD-9-CM 601[6][7], 601.9[6][7], 601.8[7] һәм 601.4[7]
ICPC 2 идентификаторы Y73
NCI Thesaurus идентификаторы C26866[6][7] һәм C26866[6]
 Простатит Викиҗыентыкта

Статистика мәгълүматлары буенча, 25 яшьтән узган 30-85 % ка кадәр ир- ат мәни бизенен ялкынсынуыннан интегә һәм бу күрсәткеч үсүен дәвам итә. Әлеге авыру яшькә бәйле түгел. Ул теләсә кайсы вакытта, хәтта яшүсмер чорда да башланырга мөмкин. Хәзер нәкъ менә яшьләр арасында киң таралган. Чөнки сакланмыйча җенси мөнәсәбәткә керү төрле йогышлы авырулар ияртү белән яный. Яшьләр исә бу турыда уйламый.

Бәвел куыгы белән оча диафрагмасы куышлыгына урнашкан мәни бизе бәвел чыгару каналына һәм орлык юлларына бик якын да бит әле. Аңа бик күп нерв җепселләре тоташкан, шуңа күрә мәни бизе ялкынсынганда, ир-ат авырту сизә. Аның үзендә эре кан тамырлары юк, ул күрше чыганаклардагы кан белән тәэмин ителә. Тик болай туклану сш кына мәни бизендә канның тоткарлануына китерә, хәер, кече очада да шул халәт күзәтелә.

Чир кискен генә организмдагы җенес инфекцияләре фонында, кирәгеннән артык җенси активлык, көчле туңудан соң башланып китәргә мөмкин. Бу вакыт кече йомышын башкарганда, ир-атның касык турысында уңайсызлык тойгысы барлыкка килә. Авырту бот арасында даими рәвештә сизелеп 4 тора. Дәваланмаган мәни бизенең кискен ялкынсынуы, үлекле абсцесска китерергә дә мөмкин. Бу афәт температура күтәрелү, шеш, авырту фонында бара. 3-5 көннән күңелгә ятышсыз тойгылар кими һәм авыруга барлык күңелсез хәлләр үзеннән-үзе беткән кебек тоела. Тик чир хроник формага күчә һәм авыруга үзен нык сиздерми генә үсеш ала.

Бәвел-җенес системасында проблемалары булган ир-атларга кичекмәстән урологка барырга киңәш ителә.

Урологка мөрәҗәгать иткән ирләрнең күбесенә, УЗИ тикшерүе үткәргән­ нән соң, «хроник простатит» дигән диагноз куела. Ләкин андый нәтиҗәне фә­ кать уролог кына ясый ала. Нинди тикшерү узарга кирәклеген дә ул билгели. Грипп, ангина, үпкә ялкынсынуы, фурункул авыруларын кичергәннән соң, организмда яшәп калган авыруга китерүче микроорганизмнар, мәсәлән, стрептококклар, стафилококклар мәни бизе ялкынсынуына китерүче беренчел сәбәпләр булып тора. Хәтта дәваланмый калган кариеслы тешләр дә мәни бизенең патологик процессына китерергә мөмкин. Ләкин күп вакытта авыруга китерүчеләр булып трихомонадалар, хламидияләр, мико- һәм уреаплазмалар тора, алар җенси юл белән күчеп, организмда үзләренең активлыгын еллар буе күрсәтми яшәргә мөмкин. Иммунитет көчсезләнүгә, авыру үзен сиздереп баш калкыта. Өстәвенә тәртипсез җенси тормыш белән яшәргә яратучы ир-атларда патологик микрофлора үзен агрессив рәвештә тота. Җенси дәрткә чиктән тыш бирелүчән ирләрнең чирләп китүен канунлы җәза дип исәпләсәң дә була торгандыр. Әмма бу авыру хатын-кызлар белән якынлыкта булмаган ир затларында да күзәтелә. Озак вакыт җенси якынлыктан тыелып яшәүчеләрнең кече очасында барган үзгәрешләр мәни бизенең кан белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәвеннән барлыкка килә. Шулай ук бу хәл озак утырып эшли торган, аз хәрәкәтле тормыш алып баручы ир-атларда да күзәтелә.

Димәк, сәгатьләр буе компьютер алдында утырып эшләүче, ә эштән соң тизрәк машиналарына чыгып утыручы яшь кешеләр дә сәламәтлекләрен куркыныч астына куя дип әйтергә мөмкин. Мәни бизендәге үзгәрешләр ялкынсынулы авырулардан соң, кальций тозлары нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Мәни бизе ялкынсынуының иң хәтәре—вирус яки герпес , аркасында барлыкка килгәне.

Менә мондый әңгәмәне күз алдына китерегез: «Эрекция бераз начарланды...» «Ярый, була андый хәлләр, бераз аргансыңдыр, борчылулар күп булгандыр...» Ир кеше эрекциясе начарлануын, җенси актның озынлыгы кыскаруын, оргазм вакытында тойгыларының ачыклыгы кимүен танырга өлгергәндә, дәвалану өчен вакыт узып киткән була. Авырту мәсьәләсенә килгәндә, мәни бизенең хроник ялкынсынуы вакытында, авырту көчле булмый, аны радикулит яки умырткаара диск бүсере дип тә уйлыйлар.

Андый вакытта умырткалыктагы тайпылышлар, нерв очларына тәэсир итеп, сигезкүз сөяген (койрык төбе сөяге) авырттыра.

Мәни бизе эндокрин һәм үзәк нерв системасы белән гармонияле һәм бик тыгыз бәйләнештә тора, шуңа күрә проблемалар нейроэндокрин бозылышлар, психик тайпылышлар, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында күзәтелергә мөмкин. Бу тагын бер тапкыр мәни бизе ялкынсынуын дәвалаганда комплекслы караш булуын, бактерия­ ләргә каршы препаратлар, иммунитетны күтәрү шартларын үтәү, физиотерапевтик чараларны, массаж куллану кирәклеген ачык раслый.

Урологның пациенты булырга теләмәгән ир-ат түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиеш: * көн дә дефекациясенә (эчәклектән арт юл аша, рефлектор рәвештә, - тизәк чыгу акты) игътибар итү мөһим; * организмны артык туңулардан, салкын тиеп авырудан сакларга кирәк, регуляр рәвештә җенси тормыш белән яшәргә (уртача бер елга 100 акт); * утырып эшли торган эштә барлык мөмкинлекләрне очадан канны таратуга багышларга: идәннән куллар белән күтәрелү, идәнгә яткан килеш аякларны югарыга күтәреп, «велосипед» йөртү, йоглар позасында «каен», «чикерткә» күнегүләрен ясау; * эштән өйгә кайткач, контраст душ кабул итү; * бушану диетасына (итле диетаны яшелчәләргә алыштыру) күчү.

Искәрмәләр үзгәртү