Простата бизе яман шеше
Мәни бизенең (простата) яман шеше — ир-атлар арасында киң таралган авыру. Статистикага караганда, мондый авырулар саны елдан-ел үсә бара. АКШ, бик күп Европа илләрендә ир-атларның мәни бизе яман шеше белән авыру очраклары, үпкә шеше белән авыручыларны да узып китеп, беренче урынга чыккан. Русиядә дә эшләр яхшыдан түгел, бу шеш белән авырып 1 киткән ир-атларның саны ел саен артып тора һәм бүтән төр яман шешләр белән чагыштырганда, бездә дә аларны артта калдырып бара. Әлбәттә, бу хәл табибларны да борчый. Ник кешеләр бу чир белән ешрак авырый 1 башлады соң? Ачыктан-ачык сәбәпләрен әйтүе кыен. Күпмедер дәрәҗәдә яман шешнең артып китүенә тәмәке тарту, аз хәрәкәтләнү, рациональ 3 ашамау, организмга А һәм Е витаминнарының җитәрлек дәрәҗәдә кермәве, терлек маен кирәгеннән артык куллану тәэсир итәдер.
Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, дөньяда авырулар тигез таралмаган. Мәсәлән, Япониядә, башка илләр белән чагыштырганда, ир-атлар сирәгрәк авырый. Белгечләрнең исәпләвенчә, бу кешеләрнең туклану үзенчәлекләренә, ашау рационында үсемлек ризык ларының күплегенә, бигрәк тә соя булуына бәйле. Моннан шундый сорау килеп туа: авыру барлыкка килү-килмәүдә боларның тәэсире нинди соң?
Эш болай тора, кеше олыгая барган саен, гормоннар балансының бозылуы простатаның рак авыруы белән зарарлануында мөһим роль уйный.
Үсемлек азыкларында хатын-кызларның җенси гормоннарына охшаш фитостерон күп була. Ә ул ирләрнең организмындагы гормоннарны киметә. Бу ризыкларны ашаудан ир-атларның гайрәте кимеми, шул ук вакытта простата шеше барлыкка килү куркынычы азая.
Мәни бизе яман шешенең беренче билгеләре — кече йомышны бик еш һәм кыенлык белән башкару, бәвелнең салмак чыгуы, сидек куыгының тулысынча бушанмавы, бот арасында, сигезкүз сөягендә авырту сизелү, бәвелдә кан булу. Бу симптомнар беленә башласа, озакка сузмый урологка йә онкологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шунысын да әй тергә кирәк: мәни бизе яман шеше симптомнарсыз да үсә башларга мөмкин. Кешенең яше арта торган саен авыруның килеп чыгу куркынычы да арта.
Шуның өчен бу симптомнар сизелмәсәләр дә, ир-атларга 50 яшьтән соң табибка күренергә киңәш ителә. Иң мөһиме — авыруны вакытында ачыклау. Аны беренче стадияләрендә дәвалау нәтиҗәле. Кан составында шешнең махсус маркерын (простатаның специфик антигены) табу, туры эчәк аша бармаклар белән мәни бизен капшап карау, УЗИ тикшерүе уздырулар беренчел диагноз куярга мөмкинлек бирә. Ә хастаханәдә тулысынча тикшереп бу диагнозны раслый да. кире дә кага алалар.
Простата яман шешенә төгәл диагноз кую өчен, яңа методлардан магнит-резонанс томографиясе (МРТ) ярдәмгә килә. Моннан башка УЗИ белән тикшергәндә, ул простатаның формасын, күләмен, эчке структурасын, тыгызлыгын, сыеклык барлыгын-юклыгын белергә мөмкинлек бирә. УЗИ ярдәмендә биопсия (тикшерер өчен простата тукымасының кечкенә генә кисәген кисеп алу) процедурасын тиешенчә күзәтеп уздырырга була.
Мәни бизен алу операциясе дәвалауның төп методы булып кала бирә. Бу операция яман шеш зур булып, аның метастазлары таралмаган, авыруның башка чирләре ачыкланмаган очракта кулланыла. Шеш азып китмәгән очракларда, аны еш кына нурлар белән дәваларга омтылалар. Авыру бик олы яшьтә, аның йөрәк-кан тамырлары авырулары булган очракларда, яңа метод — «Аблатерм» дип аталган аппарат ярдә мендә шеш күзәнәкләрен үтерүче ультратавыш йогынтысы белән дәва лыйлар. Шулай ук брахитерапия (нурланыш белән якыннан (5-6 см) дә валау) методы яхшы нәтиҗә бирә. Бик озак вакыт дәваланган авыруларга гормонотерапия дә тәкъдим ителә.
Ул авыруларның тормышын озайтырга һәм сыйфатын яхшыртырга мөм кинлек бирә. Соңгы елларда ир-атларның җенси гормоннар ясалуын киметә торган яңа препаратлар барлыкка килде. Аларны кулланырга да уңайлы.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 https://www.cdc.gov/prostate-cancer/symptoms/index.html
- ↑ 2,0 2,1 2,2 https://www.mayoclinic.org/diseases-conditions/prostate-cancer/symptoms-causes/syc-20353087
- ↑ 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 3,13 3,14 3,15 3,16 NDF-RT
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ 9,0 9,1 9,2 9,3 Disease Ontology — 2016.
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ Phenocarta
- ↑ J Bailey-Wilson, I Makalowska, H Grönberg et al. Germline mutations in the ribonuclease L gene in families showing linkage with HPC1 // Nature Genetics / M. Axton, T. Faial — NPG, 2002. — ISSN 1061-4036; 1546-1718 — doi:10.1038/NG823 — PMID:11799394
- ↑ Bourgon R., Peters B. A., Modrusan Z. et al. Diverse somatic mutation patterns and pathway alterations in human cancers // Nature / M. Skipper — NPG, Springer Science+Business Media, 2010. — ISSN 1476-4687; 0028-0836 — doi:10.1038/NATURE09208 — PMID:20668451
- ↑ Inoue A. RBM10: Structure, functions, and associated diseases // Gene — Elsevier BV, 2021. — ISSN 0378-1119; 1879-0038 — doi:10.1016/J.GENE.2021.145463 — PMID:33515724
- ↑ Prostate cancer: Symptoms, treatment, and causes