Проклетие
Прокле́тие[3] (Черногори һәм Сербия территориясендә; крт. Проклетије, серб. Проклетије, «проклятие») / Се́веро-Алба́нские А́льпы[4] ( Албания территориясендә; алб. Bjeshkët e Nemuna) — Балкан ярымутравындагы Албания, Черногория һәм Сербия (Косово) территориясендә тау массивы. Динар тауының көньяк өлешендә урнашкан, көнбатыштан көнчыгышка таба 100 км озынлыкка сузылган.
Проклетие | |
Тау сырты | Динарское нагорье[d] |
---|---|
Дәүләт |
Сербия Черногория Албания Косово Җөмһүрияте |
Сәгать поясы | UTC+01:00[1] |
Иң югары ноктасы | Езерца[d] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 2694 метр[2] |
Материал төре | утырма тау токымнары[d] |
Озынлык | 100 km |
Проклетие Викиҗыентыкта |
Иң югары ноктасы — Езерца тауы (2692 м[5]), башка тау пиклары: Радохина (2570 м), Джяравица (2656 м[5], Косовоның иң югары ноктасы), Шкельзени (2407 м), Тромеда (2366 м) һәм башкалар. Тау массивы Албания, Черногория һәм Сербия (Косово) чикләрендә урнашкан. Тау тирәләй Печ, Джяковица (Косово), Байрам-Цурри (Албания), Подгорица һәм Гусине (Черногория) шәһәрләре урнашкан.
Тау массивы Шкодра күленең төньяк-көнбатыш читеннән башлана. Тауның көньяк бите Дрин елгасы кушылдыклары, төньяк бите Лима кушылдыклары, төньяк-көнбатыш бите Морака елгасы кушылдыклары белән дендромлаштырылган.
Тау массивы известьташлардан, доломитлардан һәм шистлардан тора; шулай ук карст киң таралган. Тау битләре бүлгеләнгән һәм урманнар белән капланган. Диңгез биеклегеннән 1700—1800 м өстәрәк урман (имән, бук, клён, каштан, чыршы һәм нарат), өстәрәк — альп болыннары, урыны белән кар катламы ята[6][7].
2009 елда, диңгез өстеннән 1980-2440 м биеклектә дүрт бозлык табылды. Алар кар бураннары һәм кар ишелмәләре концентрациясе югары региональ кар линиясеннән түбәндәрәк урнашкан[[8][9].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ GeoNames — 2005.
- ↑ Gjeografia fizike e Shqipërisë / мөхәррир Akademia e Shkencave e Shqipërisë — Akademia e Shkencave e Shqipërisë, 1990.
- ↑ [Балканские страны, север // Атлас мира / сост. и подгот. к изд. ПКО «Картография» в 1999 г. ; отв. ред. Т. Г. Новикова, Т. М. Воробьёва. — 3-е изд., стер., отпеч. в 2002 г. с диапоз. 1999 г. — М. : Роскартография, 2002. — С. 102—103. — ISBN 5-85120-055-3.]
- ↑ [Албания // Атлас мира / сост. и подгот. к изд. ПКО «Картография» в 1999 г. ; отв. ред. Т. Г. Новикова, Т. М. Воробьёва. — 3-е изд., стер., отпеч. в 2002 г. с диапоз. 1999 г. — М. : Роскартография, 2002. — С. 106. — ISBN 5-85120-055-3.]
- ↑ 5,0 5,1 Карта Албании, масштаб 1:600 000, ГУГК, 1978 год, 1982 год.
- ↑ [ Проклетие] — ЗСЭ
- ↑ Prokletije 2009 елның 4 гыйнвар көнендә архивланган. — BirdLife
- ↑ Twenty-first Century Glaciers and Climate in the Prokletije Mountains, Albania. әлеге чыганактан 2013-08-07 архивланды.
- ↑ Little Ice Age glaciers in the Balkans: low altitude glaciation enabled by cooler temperatures and local topoclimatic controls.(үле сылтама)
Чыганаклар
үзгәртү- Prokletije — summitpost.org
- Peace parks of Prokletije. әлеге чыганактан 2009-03-05 архивланды.