Принц Бальтазар Карлосның сунарчы костюмында портреты
Принц Бальтазар Карлосның сунарчы костюмында портреты — Диего Веласкес тарафыннан 1635 елда ясалган Астурия принцы Бальтазар Карлос портреты. Хәзерге заманда картина Прадо музеенда.
Принц Бальтазар Карлосның сунарчы костюмында портреты | |
Нигезләнү датасы | 1636[1] |
---|---|
Атама | El príncipe Baltasar Carlos cazador |
Урын | Prado Hall 012[d][2] |
Хуҗасы | Фердинанд VII[d][3] |
Төп тема | Бальтазар Карлос[d][2] |
Жанр | портрет[d][2] |
Булдыручы | Diego Velaskes[2] |
Чыгыш иле | Испания[2] |
Каталог коды | 1011[1], 1010[1], 270[1], 1076[1], 1189[1], 77[4] һәм 63[4] |
Материал төре | майлы буяу[d][2] |
Тасвирланган феномен | Бальтазар Карлос[d][2], аркебуза[d], ау[d] һәм эт |
Коллекцияләре | Прадо[d][2] |
Инвентарь номеры | P001189[2] |
Киңлек | 103 сантиметр[1] |
Биеклек / буй | 191 сантиметр[1] |
Нинди веб-биттә тасвирланган | wga.hu/html/v/velazque/03/0312vela.html һәм wga.hu/html/v/velazque/03/0311vela.html |
Авторлык хокуклары статусы | 🅮[d] |
Принц Бальтазар Карлосның сунарчы костюмында портреты Викиҗыентыкта[5] |
Картинаны барлыкка китерү тарихы
үзгәртүИспания короле Филипп IV Диего Веласкеска сунар темасына картиналар сериясенә заказ биргән. Барлык картиналар Мадридтан ерак түгел Пардо тавында төзелгән Торре-де-ла-Парада король сунарчы алачыгы өчен булган. Сунарчы алачыгы соңыннан художество музее итеп үзгәртелгән булган, анда шулай ук бу сунарчы алачыгы өчен ясалган сунар темасына Питер Пауль Рубенс һәм аның өйрәнчекләре башкарган картиналар һәм Овидийның “Метаморфозалар”ының уннарча тукымалары сакланган. Сунарчы алачыгы бары тик король гаиләсе һәм аның иң якыннары өчен булган. Король сунарчы алачыгы өчен картиналар тупланмасы мифология темасына һәм ню жанрында иң тулы испан живописе тупланмаларының берсе булган. XVIII гасырда алачык җимерелгән булган, әмма күп картиналар шул исәптән Веласкес эшләре корольнең, аның улы Бальтазарның һәм король энесе Фердинандның сунарчы портретлары сакланып калган.
Диего Веласкес корылма интерьерлары өчен сунар темасына тагын ике картина ясаган: Филипп IV-нең сунарчы костюмында портреты һәм кардинал-инфант Фердинанд Австрияленең сунарчы костюмында портреты. Өч эшнең уртак әйберләре күп. Сыннар композицион баскан килеш ясалган. Филипп IV, аның улы Бальтазар һәм энесе Фердинандның гәүдәләре өч чиреккә караучыга борылган. Алар барысы да сунарчы мылтыкларын тота һәм сунар өчен костюмнарга киенгән. Веласкес сунар темасына күп күптөрле картиналар ясаган, әмма хәзерге көндә алардан бу өч картинадан башка берсе дә Испаниядә сакланмый.
Тасвирлама
үзгәртүПринц Бальтазар Карлос сунарчы костюмына киенгән. Принцта кара-көрән җиңле плащ, атка атлану өчен киң чалбар, соры чигелгән блуза, челтәрле яка, тезгә кадәр читек һәм король инфанты өчен махсус кечерәйтелгән сунарчы мылтыгы. Картинада жанр шартларына күрә еш була торган ике эт сурәтләнгән. Бер эт эре. Рәссам аны принцның зур булмаган фигурасыннан игътибарны тартмасын өчен йоклаган килеш ясаган: этнең колаклары зур һәм башы җирдә ята. Картинада уң якта башка эт бурзай, аның башы биеклеге буенча король бала кулына җитә. Ул игътибар белән принцка карый. Принц имән күләгәсендә тора. Фон пейзажы булып Пардо урманы һәм арада зәңгәрсу Мадрид таулары тора. Күк соры төстә, бу көз көне дип фараз итәргә була һәм ул болытлар белән тулы.
Тәнкыйтьчеләр рәссамның принц башын сурәтләүдә осталыгын билгеләп уза.
Библиография
үзгәртү- Historia general del arte, Tomo XIII, colección Summa Artis, La pintura española del siglo XVII. Autor, José Camón Aznar. Editorial Espasa Calpe S.A. Madrid 1977
- La pintura en el barroco José Luis Morales y Marín Espasa Calpe S.A. 1998. ISBN 84-239-8627-6
- Museo del Prado. Pintura española de los siglos XVI y XVII, Enrique Lafuente Ferrari Aguilar S.A. 1964
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 https://www.museodelprado.es/en/the-collection/art-work/prince-baltasar-carlos-in-hunting-dress/caf46687-5c05-4d08-a5f2-f4cd4b670ae8
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 2,8 https://www.museodelprado.es/coleccion/obra-de-arte/el-principe-baltasar-carlos-cazador/caf46687-5c05-4d08-a5f2-f4cd4b670ae8
- ↑ Inv. Fernando VII, Palacio Nuevo, 1814-1818 — 1814.
- ↑ 4,0 4,1 https://commons.wikimedia.org/wiki/File%3ADiego_Vel%C3%A1zquez_054.jpg
- ↑ https://commons.wikimedia.org/wiki/Category:El_pr%C3%ADncipe_Baltasar_Carlos_cazador_(Vel%C3%A1zquez)
Сылтамалар
үзгәртү- The Metropolitan Museum of Art Velázquez 2018 елның 30 октябрь көнендә архивланган.