Призма — оптикада: үтә күренмәле материалдан ясалган, яссы шомартылган кырлы геометрик призма формасындагы оптик элемент. Яктылык нуры призмада сына.

Призма
Сурәт
 Призма Викиҗыентыкта

Призма төрләре үзгәртү

Дисперсион призмалар үзгәртү

 
Призмада яктылык дисперсиясе
 
Призмада яктылык дисперсиясе

Дисперсион призмаларны спектраль җиһазларда төрле озынлыктагы дулкыннар нурланышларын пространствода аеру өчен кулланалар.

  • Гади өчкырлы призма
  • Броунинг-Рузерфорд призмасы
  • Аббе дисперсион призмасы
  • Амичи призмасы

Кайтаручы призмалар үзгәртү

Кайтаручы призмаларны нурлар, оптик күчәр һәм визирләштерү сызыгы юнәлешләрен үзгәртү өчен кулланалар. Кайтаручы призмалар берничә сыйфат буенча бүленәләр:

  • призмадагы кайтарылулар саны
  • «түбә» булу яки булмау
  • призма конструкциясе характеры
  • оптик күчәр сыну почмагы

Шулай ук һава аралыгы белән аерылган берничә өлештән торучы призмалар да кайтаручы призмалар арасында билгеле урында торалар. Кайсыбер киң таралган призмалар үз исемнәрен алалар:

Призма исеме сызык аша язылган ике яки өч хәреф һәм сан белән билгеләнә. Беренче хәреф кайтаручы кырлар (кайтарылулар) санын күрсәтә(«А» — бер, «Б» — ик, «В» — өч һ.б.). «Түбә», шартлы рәвештә, бер кыр булып санала, һәм аны билгеләр өчен беренче хәрефтән соң «к» индексын куялар (мәсәлән, Ак, Бк)
Икенче хәреф конструкция характерына күрсәтә («Р» — тигезьяклы, «П» — пентапризма, «У» — ярымпентапризма, «С» — ромб рәвешле, «М» — ераклык үлчәү тибындагы, «Л» — Леман призмасы). Сызык аша язылган саннар оптик күчәр сыну почмагын күрсәтәләр(0°,90°,180°). Мәсәлән, «ВкР-45°» — өч кайтаручы кырлы һәм түбәле тигезьяклы призма, күчәр сыну зурлыгы - 45°.

Җыелма призмалар үз исемнәре һәм күчәр сыну зурлыклары буенча билгеләнәләр. Мәсәлән, «А-0°» — Аббе призмасы, «Бк-90°» — түбәле башмакча призма, «К-0°» — призма-куб.

Поляризацион призмалар үзгәртү

  • Николь призмасы
  • Волластон призмасы
  • Аренс призмасы
  • Глан-Фуко призмасы
  • Глазебрук призмасы
  • Рошон призмасы

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү