Вильһельм Максимилиан Вундт (16 август 183231 август 1920) - алман табиб, психолог, физиолог, фәлсәфәче, һәм профессор; бүген замандаш психология фәненең барлыкка килүенә нигез салучылардан берсе дип таныла. Психологияны биология һәм фәлсәфә фәннәреннән аерып алучы Вундт, үзен психолог дип атаган беренче кеше булып тора. Эксперименаталь психологияның атасы дип таныла. 1879 елда Вундт психология эзләнүләре буенча дөньяның беренче рәсми лабораторияны Лейпциг университетында булдыра. Бу психологияның аерым өйрәнү тармагы булып танылуын билгели.