Портал:Медицина/Татар дөньясы

Әбүбәкер Батыргәрәй улы Терегулов (21 февраль 1885 — 18 декабрь 1966) — табип һәм педагог, галим, җәмәгать эшлеклесе, татарлар арасында беренче медицина профессоры.

Уфа шәһәрендә Мөселман Диния нәзарәтенең җаваплы хезмәткәре гаиләсендә туа. 1898 елда ул Уфа гимназиясенә укырга керә. Гимназияне тәмамлагач, 1906 елда Казан император университетының медицина факультетына укырга килә.

III курсны тәмамлагач, җәйге каникул вакытында Терегулов Уфа губернасы Минзәлә өязе Акташ авылында эшли. Бернинди медицина ярдәме күрмәгән игенче сыйныфының сәләмәтлегенә янаган куркыныч авыруларга (ваба һ.б.) каршы торалмавын күргән булачак табиб Терегулов катлаулы врач хезмәтенең асылына тирәнрәк төшенә, медицинада профилактика, аңлату-мәгърифәтчелек юнәлешен үстерүнең мөһимлеген ныграк аңлый башлый.