Портал:Журналистика/Шәп мәкалә

«Фән һәм тел» журналы (Казан, 1999) — төрле өлкә галимнәренә урын бирә торган татарча чыга торган фәнни-хәбәри журнал.

Татар телендә мәгълүмат мохитен киңәйтү максатыннан чыгарыла. Авторлар тарафыннан журналның концепциясе һәм стратегик юнәлешләре билгеләнгән: фәндә һәм мәгарифтә татар теленең потенциалын куллану, татар телендә фәнни мәгълүмат туплау, мәшһүр татар галимнәренең казанышларын популярлаштыру һәм әсәрләре белән татар халкын таныштыру һ.б.