Портал:Журналистика/Кереш сүз

Журналистика - журналистлар һәм башкалар тарафыннан җәмгыять өчен әһәммиятлелеген ташыган агымдагы вакыйгалар турында язылган, визуаль яки аудиаль килеш әзерләнгән материаллар (яңа хәбәр сыйфатын ташыган мәгълүмәти продукт) һәм аны җәмгыяви мәгълүмат чаралары аркылы тарату эшчәнлеге. Журналистиканың максаты - җәмгыятьне үзе турында хәбәрдәр итү һәм башкача кечкенә даирәгә генә мәгълүм калачак хәбәрләрне барлык җәмгыятька җиткерү.