Портал:Бәйрәмнәр/Кереш сүз

Бәйрәм — шәхесләр, дәүләт, халыкара оешма, дини яки башка җәмгыяви төркем тарафыннан билгеләнүе урынлы дип табылган махсус мәгънә ташыган көн.

Җәмгыять өчен әһәммиятле булган теге яки бу тарихи вакыйганы, яки мәсъәләне искә алу өчен билгеләнгән вакыт периоды истәлекле период дип атала.
Гамәлдә билгеләнгән истәлекле периодлар минут, сәгать, көн, атна, ай, ел яки унъеллык була.