Портал:Биология/Шәп мәкалә/Архив

Сентябрь 2010 үзгәртү

 

Гөмбәләр (лат. Fungi яки Mycota) — үсемлекләрдән һәм хайваннардан нык аеры­лып торган мөстәкыйль патшалык. Кимендә 100 мең төрне үз эченә алган гөмбәләр патшалыгын мико­логия (грекча «микос» — гөмбә, «ло­гос»— тәгълимат) фәне өйрәнә.

Гөмбәләрнең фотосинтез процессын тәэмин итүче пигменты — хлорофилы булмый, ягъни алар — гетеротрофлар. Гөмбәләрнең кайбер үзлекләре аларны хайваннар белән якынайта: мәсәлән, матдәләр алмашы продуктлары арасын­да мочевина булу; күзәнәк тышчасында (буынтыгаяклыларның тән япмасында­гы кебек) күмерсулархитин; запас про­дукт (үсемлекләрдәге кебек крахмал тү­гел) гликоген булу. Икенче яктан, тук­лану ысулы (азыкны йотып түгел, бәлки суырып тукланалар), чикләнмәгән үсүе һәм хәрәкәтләнмәве белән алар үсемлек­ләрне хәтерләтәләр.

Гөмбәләрнең үзенчәлекле билгесе аларның вегетатив өлешенең төзеле­шендә күренә. Бу — тармакланган нечкә җепләрдән — гифлардан торган гөм­бәлек, яки мицелий.

Август 2010 үзгәртү

 

Кан әйләнешеканның тамырлар буйлап хәрәкәте. Кан әйләнеше системасы кан тамырларыннан һәм йөрәктән гыйбарәт. Кыскарып, йөрәк насос шикелле эшли һәм, канның туктаусыз хәрәкәтен тәэмин итеп, аны кан тамырлары буйлап этәрә.
Кан тамырлары төзелешләре ягыннан бертөрле түгел. Артерияләр буйлап йөрәктән чыккан, кислородка бай кан хәрәкәт итә. Аларның шома мускуллы стеналары тыгыз, эластик була. Йөрәк, кыскарып, артерияләргә канны зур басым белән кысып чыгара.
Эре артерияләр йөрәктән ераклашкан саен тармаклана баралар. Иң вак артерияәр капиллярларга тармакланалар. Кан плазмасында эрегән матдәләр капилляр стеналары аша күзәнәкләргә үтә. Кешедә якынча 150 миллиард капилляр бар. Капиллярлардан кан веналарга җыела, алар буйлап кан йөрәккә хәрәкәт итә. Организмда кан кан тамырларының йөрәк белән кушылган ике йомык системасы буйлап йөри – кан әйләнешенең кечкенә һәм зур түгәрәкләре.