Познер-Шлоссман синдромы

Познер-Шлоссман синдромы (глаукома-циклитлы криз) аскискен алгы увеит белән бәйле кабатланучан бер яклы кискен икенчел ачык почмаклы глаукома өянәкләре белән сыйфатлана. КЭБ арту сәбәбе кискен трабекулит үсеше санала. Гади герпес вирусының синдром үсешендә патогенетик мөһимлеге ихтималлыгы турында мәгълүмат бар. Чир сирәк очрый, башлыча яшьләрдә, аларның 40% HLA-Bw54 уңай җавап бар. Ир-атлар ешрак чирли. Офтальмогипертензия берничә сәгатьтән берничә көнгә кадәр була ала. Гадәттә бер күз зарарлана, әмма 50% очракта ике күз дә зарарлана, әмма өянәкләр төрле вакытта була. Өянәкләр аралыгы даими түгел һәм вакыт белән гадәттә озынрак була.

Познер-Шлоссман синдромы
Саклык белгечлеге неврология
ICD-9-CM 364.22[1][2]

Авырулар өянәкләр югалгач та күзәтү астында калырга тиеш, чөнки еш хроник КЭБ арту үсеш ала.

Ачыклау

үзгәртү

1. Уртача уңайсызлык, яктылык чыганакларында нурлы боҗра, бераз күрү начарлану белән билгеләнә.

2. Биомикроскопия. Югары КЭБ булганда (40-80 мм тк. бг.) мөгезкатлау эпителие шешүе, сулы сыекчада аерым күзәнәкләр һәм мөгезкатлауның үзәк өлкәсендә нәфис аксыл преципитатлар.

3. Гониоскопия. АПК ачык. Бу тикшерүсез әлеге халәтне ябык почмаклы глаукоманың кискен өянәге дип ялгыш охшату мөмкин. Перифериядә гониосинехияләр булмау башка ялкынсынулы глаукомалар төрен төшереп калдырырга булыша.

Дәвалау

үзгәртү

Ялкынсынуны бетерү өчен урынлы стероидлар, КЭБ киметү өчен — сулы сыекча эшләп чыгаруын туктатучы препаратлар билгелиләр. Кайбер очракта эчкә СЯКЧ кабул итүне билгеләү максатчан.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.