Плевраль куышлык

Плевраль куышлык

Плевраль куышлык
NCI Thesaurus идентификаторы C12840
Плевраль куышлык
Өлеш pleural sac[d]
Идентификаторлар
TA A07.1.01.001
TH Калып:Str mid.html H3.05.03.0.00013
FMA 9740

·      Плевраль куышлык (cavitas pleuralis) - париеталь һәм висцераль плевра битләре арасындагы ярыксыман аралык, андагы басым атмосфера басымыннан түбәнрәк.

o   Плевраль куышлыкта 1-2 мл сүлле сыекча бар, ул сыекча бер-берсенә караган висцераль һәм париеталь плевра өслекләренең битләрен юешләп,  алар арсындагы ышкылуны юк итә.

o   Сүлле сыекча ярдәмендә ике өслекнең тоташуы (ябышуы) бара. Сулыш алганда төп сулыш мускуллары кыскарганда күкрәк читлеге күләме арта. Париеталь  плевра бите висцераль битеннән читләшеп, аны үзе артыннан тортып, үпкәне киңәйтә.

 Күкрәк читлеге тышчасы зарарланганда (үтәли тишек булганда) басым тигезләшә. Плевраль куышлыгына тишек аша һава керә (пневмоторакс). Нәтиҗәдә үпкә салынып төшә һәм сулышта катнашмый. 

·      Үпкә сүрүе (pleura) үпкәнең сүлле катлавы.  Ул ике биттән тора: висцераль плевра (pleura visceralis) һәм париеталь плевра (pleura parietalis). Шулай итеп, күкрәк читлегенең һәр яртысында йомык үпкә белән сүлле капчык урнашкан.

o   Висцераль, яки үпкә плеврасы үпкәне каплый, аның матдәсе белән тыгыз үсешеп, үпкәнең өлешләре арасындагы ярыкларга керә. Үпкәне бөтен яктан чолгап алып, үпкә плеврасы париеталь плеврага үпкәнең тамыры янында күчә. Шунда үпкә тамырыннан астарак плевраның бер бите икенчесенә күчкән урында дупликатура ясала (рәс. 2.7), ул үпкә бәйләвече (lig. pulmonale) дип атала.

o   Париеталь, яки тышчадагы плевра үзенең тышкы өслеге белән күкрәк читлеге тышчасы белән үсеп тоташа, ә эчкесе висцераль плеврага карый.

·      Париеталь плеврада кабырга, медиастиналь һәм диафрагмаль плевра бар.

o   Кабырга плеврасы (pleura costalis) иң киң, кабырга һәм кабырга аралыкларның тышкы өслеген каплый.

o   Медиастиналь плевра (pleura mediastinalis) күкрәк арасы әгъзаларына яндаш.

o   Диафрагмаль плевра (pleura diafragmatica) диафрагманың мускуллы һәм сеңерле өлешләрен каплый.  

·      Плевра гөмбәзе (cupula pleurae) үпкәнең очында кабырга плеврасы медиастиналь плеврага күчкән урында ясала. Ул 3-4 см. беренче кабыргадан яки 1-2 см. умрау сөягеннән чыгып тора.

Плевраль синуслар

·      Плевраль куышлыкта  париеталь плевра өлешләре бер-берсенә күчкән урында батынкылыклар ясала - плевра синуслары.

o   Кабырга-диафрагмаль синус (recessus costodiaphragmaticus) кабырга плеврасы диафрагмаль плеврага күчкәндә ясала. Синус ике якта да чагыла. Урта култык асты сызыгы биеклегендә аның тирәнлеге 9 см тирәсе.

o   Диафрагмаль-медиастиналь синус (recessus   phrenicomediastinalis) медиастиналь плевра диафрагмаль плеврага күчкәндә ясала. Әлеге синус әз генә чагыла.

o   Кабырга-медиастиналь синус (recessus costomediastinalis) кабырга плеврасы медиастиналь плеврага күчкәндә сул якта гына ясала, чөнки сул үпкәнең чиге 4-5 нче кабырга аралыгы һәм 5-6 нчы кабырга кимерчәге тирәсендә плевра чиге белән туры килми. 

 Истә калдырырга  кирәк, плевраль синуслар – плевра кушлыгында ике  париеталь плевра битләре арасындагы аралык.  Плевра ялкынсынганда (плеврит) плевраль синусларда үлек җыела ала.   

Плевра чикләре

·      Плевраның уң алгы чиге гөмбәздән уң күкрәк-умрау буынына төшә, аннары күкрәк сөяге сабының симфизы аша үтә. Аннары ул күкрәк сөяге гәүдәсе артыннан 6 нчы кабырга кимерчәгенә кадәр бара һәм плевраның аскы чигенә күчә.  Плевра һәм үпкәнең алгы чиге туры килә.

·      Плевраның аскы чиге үпкәнең чигеннән 1 нче кабыргадан аскарак үтә. Бу чик кабырга плеврасы диафрагмаль плеврага күчкән урынга туры килә. Сул үпкәнең аскы чиге уң үпкәгә караганда бер кабырга аралыгына аскарак проецияләнгән өчен, плевраның аскы чиге сул яктан бераз астарак үтә.

·      Плевраның арткы чиге уң яктан 12 нче кабырга башы янында башланып, умырткалык баганасы тирәсендә үтә. Үпкә һәм плевраның арткы чиге туры килә.  

Плевра ара кырлар    

Күкрәк сөяге тирәсендә уң һәм сул плевраның алгы чикләре арасында плеврадан ирекле ике өчпочмаклы аралык ясала - өске һәм аскы плевра ара кыр.

·      Өске плевра ара кыры очы белән аска карый һәм күкрәк сөяге сабы артында урнашкан.

·      Аскы плевра ара кыры очы белән өскә карый һәм күкрәк сөяге гәүдәсенең аскы яртысы һәм 4-5 нче алгы кабырга аралыгы артыда урнашкан. 

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.