Планлаштырылган икътисад

(Планлы икътисад битеннән юнәлтелде)

Планлы икътисад, планлы хуҗалык яки командачыл икътисади система, командалы икътисад, командалы хуҗалык[1] — матди ресурслар дәүләт яки җәмәгать милке булган һәм үзәкләштерелгән рәвештә бүленгән икътисади система, бу аерым кешеләрне һәм предприятиеләрне үзәкләштерелүче икътисадый план буенча эш итәргә мәҗбүр итә[2]. Үзәкләштерелгән планлаштыру системасы СССР һәм башка илләрдә булган, алар үзләрен социалистик дип таныган. Дирижизм формасы Икенче бөтендөнья сугышы вакытында һәм әйдәп баручы капиталистик илләрдә, мәсәлән, Бөекбритания һәм Франция актив кулланылган.

Планлаштырылган икътисад
Сурәт
Моның каршысы базар икътисады
 Планлаштырылган икътисад Викиҗыентыкта

Бу система яшәгәндә, җир һәм капитал дәуләт милкендә була, ә чикләнгән ресурслар узәк идарә органнары курсәтмәләре буенча һәм планнар нигезендә буленә.

Әйтергә кирәк, икътисадта планлаштыру — бик нигезле идея. Ул предприятие, фирма яки ферма эчендә тормышка ашырыла, боларда план:

1) аерым бер хуҗа кушуы буенча төзелә. Бу хуҗа сайлап алынган план күрсәткечләренең дөреслеге һәм планның уңышлы үтәлеше өчен тулысынча матди җаваплылыкны (хәтта бөлгенлеккә төшкәндә дә) үз җилкәсендә күтәрә;

2) эш буенча килешүгә (сделкага) партнерларны ирекле сайлап алу һәм үзара сату-алу бәяләрен ике якның да ризалыгы белән билгеләү нигезендә тормышка ашырыла;

3) сатып алучыларның ихтыяҗы буенча нигезлелеге тикшерелә;

4) карарлар кабул итүче һәм алар өчен җаваплы булган затлар туплаган әһәмиятле икътисади мәгълүматка таяна.

Ил күләмендә планлаштыру аеруча сугыш вакытларында кулай була. Мондый чакларда илне агрессорлардан саклау бурычы аерым кешеләр һәм фирмалар мәнфәгатьләренә караганда беренче урынга чыга.

Әгәр дә закон хосусый милекченең үзенә караган ресурслары белән мөстәкыйль эш итүен чикләгән очракта гына, дәүләт икътисади ресурслардан файдалану белән командалык итә ала.

Әгәр дә бөтен ресурслар да (җитештерү факторлары) гомумхалык милке дип игълан ителеп, чынлыкта алар белән тулысыңча дәүләт һәм партия чиновниклары эш итсә, бу гаять куркыныч икътисади нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Кешеләрнең һәм фирмаларның керемнәре чикләнгән ресурслардан никадәр уңышлы файдалануларыннан, аларның хезмәт нәтиҗәсе җәмгыятькә никадәр кирәк булудан тормый башлый.

Күпчелек алдынгы илләрнең бүгенге икътисади системасы катнаш характерда. Аларда ил күләмендәге һәм региональ икътисади проблемалар дәүләт тарафыннан хәл ителә. Шуңа күрә XX гасыр ахыры цивилизациясендә катнаш икътисади система өстенлек ала.

Планлы икътисад үзәкләштерелгән һәм үзәкләштерелмәгән планлаштыруны яки катнашу нигезендә икътисади планлаштыру формаларын куллана ала[3][4].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Командная экономика (command economy) См.: централизованное планирование (central planning). — Блэк Дж. Экономика. Толковый словарь. / Общ. ред. д.э.н. И. М. Осадчая. — М.: «ИНФРА-М», Издательство «Весь Мир», 2000.
  2. Райзберг, Лозовский, Стародубцева, 1999
  3. Alec Nove. «Planned Economy». // The New Palgrave: A Dictionary of Economics. vol. 3. 1987. p. 879.
  4. Devine P.(ингл.). . — ISBN 978-0745634791.

Әдәбият

үзгәртү
  • Плановая экономика / Г. Д. Гловели // Перу — Полуприцеп [Электронный ресурс]. — 2014. — С. 354. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 26). — ISBN 978-5-85270-363-7. Грегори П. Политическая экономия сталинизма = The Political Economy of Stalinism. — М.: РОССПЭН, 2008. — 400 с. Ольсевич Ю. Я., Грегори П. Плановая система в ретроспективе. Анализ и интервью с руководителями планирования СССР. — М.: Экономический факультет МГУ, ТЕИС, 2000. — 159 с. Командная экономика // Райзберг Б. А., Лозовский Л. Ш., Стародубцева Е. Б. Современный экономический словарь. — 2-е изд., испр.. — М.: ИНФРА-М, 1999. — 479 с. Фельдман Г. А. К теории темпов народного дохода // Плановое хозяйство. 1928. № 11. С. 146—170. № 12. С. 151—178. Шубин А. СССР в апогее: как мы жили // Неприкосновенный запас. 2007. № 2.

Сылтамалар

үзгәртү