Медицинада бу халәт паронихия (тырнак янындагы тукымалар ялкынсыну) дип атала. Ул ике төрле—тырнак чите (паронихия) һәм тырнак асты (панари­ций) — бармак тукымаларының үтә көчле эренләп ялкынсынуы формасында очрый. Паронихия сезнең очрактагы кебек, тырнак бармак тукымасы ягы­ на үсеп инфекция кергәндә, уңышсыз маникюр ясаганда, бармакта травма булганда күзәтелә. Бу очракта бармак кызыша, авырта, үлекләргә мөмкин.

Паронихия
Сурәт
Саклык белгечлеге тиребелем[d]
ICD-9-CM 681.9[1]
NCI Thesaurus идентификаторы C79702[2]
 Паронихия Викиҗыентыкта

Тырнак асты панарицие күп вакытта имгәнү, тырнак астына шырпы кергәндә яки башка сәбәпләр аркасында барлыкка килә. Ул температура күтәрелүгә, бармакның шешүенә, үлек ясалуга, лимфангиит — лимфа юл­ ларының ялкынсынуына китерә.

Авыруның башлагыч чорында консерватив дәва алып барыла. Инфек­цияне бетерү өчен ялкынсынуга каршы мазьле бәйләвечләр, иммобили­ зация (бармак селкенеп йөрмәс өчен) ясарга тәкъдим ителә. Әгәр тырнак чите үлекләсә, тиресен кисеп, үлеген чыгарырга һәм махсус эремә белән эшкәртергә кирәк була. Авыру бик озак вакыт дәвамында борчыса, хи­ рургка күренү шарт. Ул кирәк дип тапса, тырнак торышын һәм бармакның кырый тукымасын үзгәртер өчен, операция ясарга карар кыла.

Профилактика чаралары: аякларны, кулларны чиста тоту, уңайлы аяк киеме кию, аякны инфекция эләгүдән саклау.

Искәрмәләр үзгәртү