Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Цаплин.

Цаплин Павел Алексеевич (1906-1937) – Советлар Берлеге каһарманы.

Тормыш юлы үзгәртү

Цаплин Павел Алексеевич 1906 елның 23 декабрендә Чирмешән районының Мордва Афонькәсе авылында туган. 15 яшендә әти-әнисе 1921-1922 еллардагы ачлыктан үлеп, ятим кала, балалар йортында тәрбияләнә. 1923 елда Кызыл Армия сафларына алына. 1926 елда Тулада хәрби пехота мәктәбен, 1932 елда Ленинградта бронялы танк курсларын тәмамлый, танк ротасы командиры итеп билгеләнә. 1936-1939 елларда испан халкының милли-революция сугышында катнаша. Д.Г. Павловның танк бригадасы составында Мадрид янындагы һәм Теруэль юнәлешендәге сугышларда ике тапкыр яралана. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Арчен шәһәре янындагы атакаларның берсендә аның танкына дошман снаряды эләгә. Цаплин авыр яралана, ләкин сугышны ташлап китми. Озакламый рота яулап алган позициядә, күп кан югалтулардан капитан Цаплинның гомере өзелә. Советлар Союзының оборона куәтен ныгыту буенча Хөкүмәтнең махсус заданиеләрен үрнәк төстә үтәгәне һәм каһарманлык күрсәткәне өчен СССР Үзәк Башкарма Комитетының 1937 ел 27 июнь Карары белән капитан Цаплин Павел Алексеевичка Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә. Ул – Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое.

Сылтамалар үзгәртү