Очраклы хәлме, әллә...


Февраль аенда, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Мостафа улы Җәлиловка 115 яшь була. Аның туган көне һәр елны искә алына. Быелгысын бигрәк тә истәлекле. Түгәрәк дата булганлыктан, аның турында, иптәшләре турында газета-журнал битләрендә күп мәгълүматлар басылып тора. Төрле сүз куертулар да , башка фикерләр дә күренгәләп ала. Бу бигрәк тә Җәлилчеләрнең төрле төрмәләрдәге көрәше һәм үлеме турында материалларга кагыла. Аларның көрәше һәм үлеме турында төрле-төрле документлар әле һаман да табылып, өскә калкып чыгып тора. Бу документларны өйрәнүче, тәртипкә салучы һәм үз фикерләре белән баетучы кешеләрнең берсе – язучы Рафаэль Мостафин.

Үткән елларда “Татарстан” җурналында чыккан Җәлилчеләр турындагы материал белән танышырга туры килде. Анда Җәлилчеләрнең исемлеге басылып чыккан. Исемлектә беренче булып Гайнан Кормаш исемле кешенең булуы, Җәлилчеләр белән ул җитәкчелек иткәне турында да языла.  Иң беренче булып аны җәзалап үтерүләре дә моңа ишарә ясый. Шулай ук исемлектә Муса Җәлил Гумеров фамилиясендә бирелә. Бер ул гына үзенең исем-фамилиясен, килеп чыгышын яшереп калырга җыендымы икән? Ә башкалар? Немецлар да акылсыз башлар түгел. Алар аның кем икәнен, тормыш юлын белгәннәр, бары тик ялган фамилия белән аны бөтенләй юкка чыгарырга тырышканнар дигән фикер кала (Х.Ә.).

Инде Җәлилчеләрнең үлеме турындагы язмаларны барлыйк. Берәүләр, аларны атканнар, ди. Икенчеләре, асканнар яки башларын чапканнар дигән версияләр бар.

Матбугатта басылып чыккан язмаларда Усман мулла күрсәтмәләре бар. Усман мулла татар кешесе. Беренче бөтендөнья сугышында немецларга әсир төшә һәм гаилә корып төпләнеп кала. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Татар комитетында мулла вазифасын башкара.

Җәлилчеләрне җәзалап үтереләсе көнне Коръәнне тотып алар янына керә. Анда инде исемнәрне яшереп сөйләшү булмый, әлбәттә. Иң беренче Коръәнне Алишка бирә. Аннары, дүртенче кешегә, Мусага суза. Муса Коръәнне кулына алып: « Бәхил булыгыз, язмыш инде, язмыш, безне үтерерләр, дип көтмәгән идек,»-- дип пышылдады, ди. Усман мулла, Коръән белән ант итеп, аларны атулары турында сөйләп калдыра. Чынлыкта исә, ул Җәлилчеләрне ничек җәзалап үтерүләрен карап тормаган. Шушы күренешне күрмәгән килеш изге китап белән ант итүе генә күңелсез, билгеле.

Җәлилчеләрне җәзалап үтерү турында, палачлар үзләре төзегән документ—таныклык сакланган. Бу документ хәзерге көндә дә Плетцензее төрмәсенең архивында саклана. Документта язылганча, Җәлилчеләрне 1944 нче елның 25 нче августында 12 сәгать 6 минуттан 12 сәгать 36 минут арасында гильотинада башларын кисеп үтергәннәр.

Күз алдына китерүе дә куркыныч: 3 минут саен бер татар башы киселсен әле! Беләсе иде: шушы документлар арасында тагын кайсы милләт кешеләрен бергә җыеп, башларын кисү турында язма бармы икән!?

Палачлар үзләренең корган планнарын тормышка ашыралар ашыруын, ләкин ....

Сугыш беткәч, 1945 нче елның 20 нче ноябрендә Германиянең Нюрнберг шәһәрендә нацистларның бер төркемен хөкем итәләр. Ул Нюренберг процессы дип атала. Халыкара хәрби трибунал гаепләнүчеләрнең 12сен үлем җәзасына—асарга хөкем итте. Тарих белән кызыксынучылар аларның исем-фамилияләрен ишеткәннәре бар. Менә алар кемнәр: Геринг, Риббентроп, Кейтель, Розенберг, Кальтенбруннер, Фрик, Франк, Штрейхер, Заукель, Йодл, Зейс-Инкварт, Борман (ул читтән торып кына хөкем ителә, чөнки качып китәргә өлгерә).

Хөкем карары 1946 нчы елның 16 нчы октябрендә, 1 сәгать 11 минуттан 2 сәгать минут арасында җиренә җиткерелә. 11 фашист башкисәрен асып үтерәләр.

Фашист башкисәрләре тарафыннан җәзалап үтерелгән 11 җәлилче белән нацистларның 11 төп хәрби җинаятьчеләренең бергә-бер туры килүе очраклы хәлме, әллә язмышмы???

Фашизм тарафдарларының Икенче бөтендөнья сугышы чорында кылган вәхшилекләрен фаш иткән һәм аларның канлы, кара эшләренә чик куйган Нюрнберг процессы.

Нәрсә генә булмасын, болар барысы да тарих битләрендә тирән эз калдырган вакыйгалар. Аларны беркайчан да онытмаска иде. Күңелемә шагыйрь Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язган “ Җырларым” шигыреннән бер өзек килә:

  Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

  Һәм үләргә кыю ир булып.

  Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

  Үлемем дә яңрар җыр булып.


Әдәбият.

1.    “Татарстан” журналы. 5.2002нче ел./52-55нче битләр/.

2.     “Казан” журналы китапханәсе --№11-12. 1994нче ел.Шаһинур Әхмәтсафа (Мостафин) “Васыять”. 61-64нче битләр.

3. Татар милли календаре. 2006нчы ел. (237-244нче битләр)