Офтальмоплегия — түбәндәге бер яки берничә сәбәп өчен була алган күз хәрәкәте бозылуы.

Офтальмоплегия
Саклык белгечлеге офтальмология
ICD-9-CM 378.56[1][2]
ICPC 2 идентификаторы F95
NCI Thesaurus идентификаторы C79697[1]
 Офтальмоплегия Викиҗыентыкта

1. Орбита шеше.

2. Эндокрин офтальмопатия яки экстраокуляр мускуллар миозытында рестриктив миопатия (рәс. 6.2г).

3. Каверноз синус, күз ярыклары өлкәсендәге яки орбитаның арткы өлешендәге ясалуларда күз йөртүче нервның зарарлануы. (мәсәлән, каротид-каверноз анастомоз, Талоса-Һант синдромы һәм яшь бизенең яман шешләре).

4. «Шартлаулы» сынуда экстраокуляр мускулларның яки сеңерләрнең кысылуы.

5. КН җепселләрен тышча менингиомасы белән кысылуы.

Рестриктив һәм неврологик офтальмоплегия аермалары үзгәртү

Түбәндәге сынаулар хәрәкәтне чикләүче рестриктив һәм неврологик формаларын аерырга булыша ала.

1. Көчләп күчерү сынавы

а) урынлы анестетик тамызалар;

б) анестетик эремәсе белән юешләнгән мамыклы тампонны ике күзгә дә 5 минутка тикшерелгән мускуллар өстенә куела;

в) зарарланган күзнең мускулын эскәк ярдәмендә беркетелү урынында эләктерәләр һәм хәрәкәт чикләнү юнәлешенә әйләндерәләр;

г) сынауны сәламәт күздә кабатлыйлар:

- уңай нәтиҗә: күзне күчергәндә кыенлык яки күчерә алмау рестриктив сәбәбен күрсәтә (эндокрин миопатия яки аскы дивар сынган урында мускуллар кысылу). Барыш ике яклы булмаса, кире яктан хәрәкәткә каршылык күзәтелми;

- тискәре нәтиҗә: неврологик патология өчен мускул парезы очрагында ике күздә дә каршылык булмаячак.

2. Күз эчендәге басым аермасын билгеләү сынавы. Күз эчендәге басымны күзнең гадәти торышында, аннары хәрәкәт чикләнгән якка карарга тырышкан торышында үлчиләр:

- уңай нәтиҗә: 6 мм тк. бг. һәм күбрәк КЭБ арту мускуллы рестрикция аркасында каршылык булу турында аңлата;

- тискәре нәтиҗә: 6 мм тк. бг. кимрәк КЭБ арту неврологик патология турында шикләндерә.

NB Бу сынауның мәҗбүри күчерү сынавыннан өстенлеге авыру өчен азрак уңайсызлык һәм күбрәк объективлыктан гыйбарәт.

3. Неврологик патологиядә саккадалы күз хәрәкәтләре тизлегенең кимүе хас, шул ук вакытта рестриктив какшауларда саккадалы хәрәкәтләренең гадәти тизлегендә күз хәрәкәтләренең «кинәт туктавын» күзәтәләр.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.