Сөякләр турында сөйләшкәндә, еш кына шаяртырга яраталар, «Нәрсә булсын инде аңа—ул сөяк бит!»—дип сөйлиләр. Тик сөяк тере организм ул, анда ике төрле күзәнәкләр көрәшә: җимерүчеләр һәм төзүчеләр. Сәламәт кешеләрдә бу ике процесс (җимерелү һәм төзелү) тигез бара.

Остеопороз
Сурәт
Саклык белгечлеге Эндокринология
Дәвалануда кулланыла торган дару Холекальциферол[d][1] һәм Бисфосфонаты[d]
Генетик бәйләнеш MECOM[2], ALDH7A1[d][3], SOX6[4], WNT1[5], LGR4[d][5], LRP5[5], PLS3[5] һәм COL1A1[d][5]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/osteoporosis[6]
ICD-9-CM 733.0[7][8], 733.00[7][8] һәм 733.09[8]
ICPC 2 идентификаторы L95
NCI Thesaurus идентификаторы C3298[7]
 Остеопороз Викиҗыентыкта

Остеопороз — компактлы матдә катламы арту хисабына сөяк калынаю ул. Авырган вакытта, төзүче күзәнәкләр җимерүчеләрне куып җитә алмый.

Кальцийны югалтып, сөяк юкара, уалучанга әйләнә. Микроскоптан караганда, сөяктә бик күп тишекләр, бушлыклар ясалганын күрергә була.

Яшь арта барган саен, һәрбер кешенең сөякләр системасында үзгәрешләр барлыкка килә. Сөякләрнең органик төзелешендә барган үзгәрешләр, аларның сыгылучанлыгы кимүгә китерә. Моннан кала сөякләрнең катылыгы, ныклыгы түбәнәя, бу күренеш алардан кальций элементының юылуы белән аңлатыла. Хатын-кызларның организмында сөяктәге җимерүче күзәнәкләр активлыгын җенес гормоны — эстроген контрольдә тота һәм кальций күләмен ул билгели. Менопаузадан соң эстроген ясалмый башлый һәм явыз күзәнәкләр сөякне «контрольсез» җимерә башлый. Ел саен организмнан бер килограммга якын сөяк «югала», ә олы кешенең сөякләре уртача 20-25 кг була. Скелетны кире кайтмас процессларга китерә торган факторлар яшь вакытта ук билгеләнә. Кечкенә массалы гәүдә, нәфис гәүдә төзелеше, сөяк тукымаларының түбән минераль тыгызлыгы, сынулар, эндокрин системаның кайбер авырулары (бигрәк тә калкансыман бизнеке), эчәклеккә һәм ашказанына ясалган операцияләр, кальций аз булган ашамлыклар белән туклану, В витамины дефициты, гормональ препаратлар кабул итү, аз хәрәкәтләнүчән тормыш алып бару, ике айдан артык урын өстендә яту — авыруга китерүче факторлардан исәпләнә.

Еш кына авыру симптомсыз бара, кайвакыт озак аяк өсте торганда аркада авырту борчырга мөмкин, яткач ул авырту бетә. Төнлә аякларны көзән җыеру, аяк, бил сөякләрендә авырту барлыкка килү, бот сөяге муентыгы сыну, умырткалык кәкрәю, ел саен буйның 2-3 сантиметрга кимүе, тырнакларның йомшаруы һәм уалучанлыгы, бик иртә чәч агару остеопороз шиге уятучы сигнал булып тора.

Кальцийның сөяк тукымаларыннан юылуы тизләшү 35-40 яшьтән соң башлана. Сөяк матдәсенең азаю нәтиҗәсендә сөякләрнең тыгызлыгы кимү, аларда минералларның җитәрлек күләмдә булмавы белән характерлана остеопороз. Бу, үз чиратында, бик аз механик көч куелып бәрелгәндә- сугылганда да, егылганда да, бик җитди травмаларга китерә. Мәсәлән умырткалык, кабыргалар, аяк, бот сөяге муентыгы, кул сөякләре бик тиз сынучан булалар.

Диагноз кую өчен заманча денситометрия һәм рентгенография методлары кулланыла. Денситометрия методы сөяк тукымаларының минераль тыгызлыгын белергә һәм авыруның башлангыч чорында диагноз куярга,; сөяк сыну куркынычын алдан белергә мөмкинлек бирә. Рентгенография авыруның соңрак стадияләрендә тикшереп диагноз куярга ярдәм итә.

Хәзерге көндә остеопороз медицинаның актуаль проблемасына әйләнде.

Ул бөтендөнья күләмендә авырулар саны елдан-ел арту белән аңлатыла.

Бу хәл бигрәк тә алга киткән Европа илләрендә күзәтелә. Мәсәлән, Гер­ маниядә остеопороз диагнозы 6 млн кешегә куелган һәм киләсе 20 ел эчендә ул ике тапкыр артыр дип көтелә.

Бу чир белән безнең илдә күпме кеше интегә икән дигән сорау үзеннән-үзе килеп туа? Дөрес саннарны әйтүе кыен, чөнки бик күп авырулар остеопороз катлаулангач, сөякләре сынгач кына, табибларга мөрәҗәгать итәләр.

Шулай да бүген Русиядә яшәүчеләрнең 10 % ы остеопороз авыруы белән чирли дип исәпләнә. Кызганычка каршы, бу күрсәткеч үсү ягына таба бара.

Ир-атлар арасында авыручылар шактый күп булса да, бу чир белән ешрак хатын-кызлар интегә. Югарыда әйтелгәнчә, хатын-кызларда остеопороз авыруының күбрәк очравы — аларда 45 яшь тирәсендә башлана торган менопаузага (климактерик чорның икенче фазасы) бәйләнгән.

Остеопорозны дәвалау өчен, халык медицинасы мондый рецептлар тәкъдим итә. *Төче тамыр төнәтмәсе. 1 аш кашыгы төче тамырга 2 стакан кайнар су салып, 1,5 сәгать төнәтергә кирәк. Сөзгәннән соң, төнәтмәне суытырга.

Көнгә 3 тапкыр 100 мл күләмендә ашар алдыннан эчәргә. Төнәтмәне салкын урында сакларга. *Керән салаты. 25 г керән, 7 аш кашыгы гади сәрдә (сныть) үләне, 20 г каймак, 1 чеметем тоз, 2 стакан су алырга. Сәрдә үләнен ваклап, суда 2 минут кайнатырга. Бу катнашмага керән, каймак, тоз салып болгатырга һәм шуны бер утыруда ашап бетерергә кирәк. Дәвалану 1 ай дәвам итә. *Йомыркалы «май». Берничә тавык йомыркасын 15 минут пешерәсе.

Пешкән йомыркаларның сарысын алып, табада кара «мае» чыкканчы кыздырырга. Бу «май»ны авырткан урыннарга ышкырга кирәк. *Коньяклы бал. 2 аш кашыгы бал, 5 лимон, 5 йомырка, 50 мл коньяк йә кагор алырга кирәк. Беренче катнашма — йомыркаларны ватып бал белән болгатырга. Икенче катнашма — йомырка кабыкларын корытып, порошокка әйләнгәнче вакларга һәм лимоннарның согын порошок өстенә агызырга кирәк. Катнашмаларны 5 көн буе аерым тотып бергә кушканнан соң, коньяк йә кагор өстәргә. Бөтенесен бергә бик яхшылап болгатырга һәм көненә 1 тапкыр 20-30 мл кабул итәргә. Ясалган катнашма беткәч, яңадан 2 тапкыр әзерләп кабатларга ярый.

Остеопорозны ничек кисәтергә була?

Иң беренчесе, һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк. Җәяү йөрү, физик күнегүләр ясау, спорт белән шөгыльләнү сөяк системасына уңай тәэсир итә. Рациональ ашау бик зур роль уйный. Аксым, май, углеводлардан кала ашау рационында витаминнар һәм минераль матдәләр булу бик мөһим, бу очракта иң кирәклесе — кальций элементы. Сөт, әчегән сөт продуктлары кальцийга бай була. Кабак, петрушка, ногыт, алма, күрәгә әфлисун, бадәм кальций чыганагы булып санала. Сөякләрне ныгытыр өчен, Э витаминының организмга җитәрлек дәрәҗәдә керүе таләп ителә, ул балык итендә, диңгез продуктларында, сыер маенда күп була. Бу рәхимсез авыру янамасын өчен, яшь вакыттан ук профилактика белән ( шөгыльләнергә кирәклеге ачык күренә. Шуның өчен табиблар алкоголь, каһвә эчү, тәмәке тарту белән мавыкмаска, регуляр рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнергә, күбрәк хәрәкәтләнергә киңәш итә. Кефир һәм башка барлык әчегән сөт эчемлекләрен яратырга тырышыгыз. Ал арны көненә бер литрга якын эчәргә кирәк. Ревматологка күренеп тору турында онытмагыз. Авыруны дәвалауда төп терапевтик чара — берничә ел буе махсус препаратларны туктаусыз кабул итү (күп очракта — калган гомер буе).

Дәвалауга альтернатива бер генә — профилактика. Сайлагыз!

Яшь арта барган саен, сөякләр көчсезләнеп, тиз сынучан була дип сөйлиләр. Бу сүзләрдә хаклык юк түгел. Чөнки кеше олыгая барган саен, сөякне ныклыгын тәэмин итә торган кальций элементы организмнан юылып чыга башлый. Өстәвенә, хатын-кызларның менопауза чорында, эстроген гормоны кимү сәбәпле, сөяк тукымаларының ныклыгы түбәнәя. Ләкин сөякләрнең сәламәт сакланып калуына ярдәм итә торган берничә ысул бар. *Физкультура белән дуслашыгыз. Галимнәр берничә ел гимнастика һәм йөгерү белән шөгыльләнгән хатын-кызларны (50 яшьтән югары) күзәткәннәр. Аларның сөякләренең тыгызлыгы яшьләрнеке кебек булып чыккан. Димәк, бот сөяге муентыгы сынудан куркырга кирәкми! Сөякләр ныклыгы кимү турында сәбәпсез борчылмас өчен, атнаның ким дигәндә биш көнендә иртән гимнастика ясарга кирәк. *Сөт азыклары: сөт, катык, кефир, ряженка, эремчек яисә сыр сезнең табыныгызда көн саен булырга тиеш. Моңа фән күзлегеннән карагыз: сез ашаган теге яки бу ашамлыкның , составында минераль матдәләр никадәр булганын, аларда күпме кальций ; барлыгын белергә тырышыгыз. Шуннан соң үзегезгә яраклы меню төзегез. Көн саен иртән бер стакан сөт, кич бер стакан кефир яисә катык, ряженка эчү, көн дәвамында 150 г эремчек яки сыр ашау организмга кирәк булган кальцийның яртысын тәэмин итә. *Составында кальций күп булган яшелчәләр ашагыз. Мондый яшел­ чәләргә шпинат, брокколи һәм кәбестәнең бүтән төрләре керә. Петрушка, соя, фасоль (ногыт борчагы) һәм чикләвекләр, алмалар, әфлисуннар ашарга, томат согына өстенлек бирергә кирәк. Болар белгечләр тарафыннан , тәкъдим ителгән күләмдә (1000 мг) кальций туплануга ярдәм итәләр. Аш тозын көненә бер чәй кашыгыннан артык куллану киңәш ителми, чөнки ул организмда кальций үзләштерелүен чикли.

Кыш көне организмга Ө витамины җитми. Бу витамин препаратларын даруханәдән алып, сөт белән эчәргә була. *һинд дөгесе төнәтмәсе канда шикәрне киметергә һәм бүтән эндокрин авыртуларны дәваларга ярдәм итә. Аны су белән чиста итеп юылган һәм кайнар су белән чайкалган пыяла банкага салалар. Банканы юганда сабын һәм бүтән төрле химик матдәләр кулланырга ярамый. Алар файдалы микроорганизмнарны үтереп бетерәләр.

Дөгене банкага салгач, өстенә кайнаган җылымса су, яки фильтрланган салкын су өстиләр. Гөмбә үрчетер өчен, ярты литрлы банкага 1 чәй кашыгы йөзем йә 4 данә күрәгә дә салырга кирәк. Банканың өстен марля белән ябып, коры, җылы, кояш нурлары төшми торган урынга куясыз. 2-3 тәүлектән төнәтмә әзер була. Иң әүвәл аны берничә кат марля аша сөзәләр. Дөге кисәкчекләрен агымсу белән юдырырга.

Дәвалану өчен, төнәтмәне иртә-кич ашар алдыннан 1 әр стакан эчәләр.

Буыннарның авыртуын басу өчен, төнәтмәне 37 градуска кадәр җылытырга кирәк (шуннан артык ярамый — файдалы бактерияләре үләргә мөмкин), аннары авырткан урыннарны ышкырга була.

* Буыннардагы авыртуны бетерер өчен тагын бер рецепт.

Бал, сыек горчица, тоз, аш содасын тигез күләмдә алып, яхшылап бол­ гаталар. Бу катнашманы авырткан урыннарга сылыйлар. Өстеннән поли­ этилен белән каплагач, мамык куеп, бинт белән бәйлиләр. Бу компресс иртәнгә кадәр калдырыла. Баллы катнашма сыланган урыннарны иртән җылы су белән юып алырга. 4 процедурадан соң авырту басылырга тиеш.

Искәрмәләр үзгәртү