Оптик когерентлы томография

Оптик когерентлы томография (ОКТ) — бу ялганма һәм инвазив булмаган, югары сыйфатлы ысул, ул челтәркатлау, пыяласыман җисем һәм КНД-ның аркылы кисемен алырга мөмкинлек бирә. ОКТ ярдәмендә күзнең алгы бүлегенең рәсемен алып була. Бу ысул В-рәвештәге ультрасонографиягә охшаган, ләкин ультратавыш урынына ОКТ яктылык дулкыннарын куллана. Тикшерү үткәргәндә тар яктылыкны күзгә юнәлтәләр, аннары түбән когерентлы интерферометрия ярдәмендә эхосигналның тоткарлану һәм чагылган яки таралган нурланыш күләме үлчәнә. Аркылы кисемнәр рәсемнәре яктылык нуры белән аркылы сканлау юлы белән барлыкка килә. Ике үлчәмле мәгълүмат алына, ул псевдо-төсле яки соры рәсемдә күрсәтелә ала.

Күрсәтмәләр үзгәртү

• Макула патологиясен ачыклау: макула тишеге, кисталы шешү, эпиретиналь мембраналар, витреомакуляр тарту синдромы һәм үзәктәге сүлле ретинопатия.

• Чирнең көчәюен күзәтү һәм дәвалауның нәтиҗәлеген бәяләү.

• Күптәнге челтәркатлау кубарылуы һәм ретиношизисны аеру.

• КНД-ның торышын һәм нерв җепселләре катламын анализлау.

Нормаль ОКТ үрнәге. үзгәртү

Югары рефлектив төзелешләр ачык төсләрдә (кызыл һәм ак), көчсез рефлективлары - караңгырак төсләрдә (кара һәм зәңгәр) чагылдырыла. Уртача рефлектив дәрәҗәсендәге төзелешләр яшел төсле була. Гадәттә нерв җепселләре һәм плексиформалы катламнар кызыл, сары яки ачык яшел төсле, эчке һәм тышкы төшле катламнар зәңгәр яки кара төсле була.

Эчке һәм тышкы плексиформалы катламнар ачык яшел була ала (рәс. 2.27а). Ультра югары сыйфатлы ОКТ (рәс. 2.27б) гадәти ОКТ-да төгәл ачыкланмаган тышкы чик мембранасы һәм ганглиоз күзәнәкләр катламы кебек челтәркатлауның юка төзелешләрен чагылдырырга мөмкинлек бирә. Фоторецепторларның тышкы һәм эчке бүлекләре арасындагы ялганма өлкәсе челтәркатлауның тышкы катламнарында ЧПЭ һәм хориокапиллярлар алдындагы юка кызыл тасмага охшаган. Челтәркатлау калынлыгының җентекле санлы сыйфаты сан буларак һәм псевдо-төсле топографик карта рәвешендә күрсәтелә (рәс. 2.28).

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.