Чан Сыно́п (корей телендә: 장승업|張承業, 18431897), күбрәк Ово́н (корей телендә: 오원|吾園) тәхәллүсе астында мәгълүм — Чосон династиясе чорының Корея рәссамы.

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Чосон[d]
Кана белән язылган исем ちょう しょうぎょう[1]
Маккьюн — Райшауэр романизациясе Chang Sŭngŏp
Корея теленең яңа романизациясе Jang Seung-eop
Туу датасы 1843[2][3][4][…]
Туу урыны Корея[d], Чосон[d]
Үлем датасы 1897[2][3][4][…]
Һөнәр төре рәссам
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Әсәрләр җыентыгы Метрополитен-музей[d][5]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Jang Seung-eop
 Овон Викиҗыентыкта

Тормышы һәм иҗаты

үзгәртү

Тулы ятим булып, Чан Сыноп чит гаиләдә тәрбияләнгән булган, анда рәсем ясарга өйрәнгән булган. Сәләтен үстерергә һәм живопись белән шөгыльләнергә мөмкинчелек аксөяк Ли Ынхо́н (корей телендә: 이응헌|李應憲) хуҗалыгында урын алгач булган. Сәләтен танылуга ирешкәч сарай яны живописецы һәм король сарай янында шәрәфле дәрәҗәгә ия булган. Рәссамның югары дәүләт дәрәҗәсендә танылу турында 1896 елда Овонның ике эше император Николай II-нең тәхеткә утыру вакыйгасы хөрмәтенә дипломатик бүләк буларак бирелү факты сөйли. Ике бүләк ителгән төргәк хәзер Мәскәү Кремленең Корал пулаты тупланмасында һәм “кеше һәм предметлар живописе” жанрына карый. Берсе фәйләсуф Лао-Цзының Ханьгу заставасына зиярәт кылуны сурәтли, икенчесе Кытай шагыйре Ли Бо тормышы турында сөйли.

[1]

Овонның эшләре эчтәлеге буенча төрле – алар пейзажлар, хайван сурәтләре, портретлар, чәчәк сурәтләре, жанр сәхнәләре. 2002 елда Канн кинофестиваленда корей режиссёры Им Квон Тхэкның Овон оста тормышы турында сөйләүче «Ут штрихлары» (корей телендә: 취화선|醉畫仙) нәфис фильмы тәкъдим ителгән булган. Фильм иң яхшы режиссура өчен бүләк алган. Элек эшләгән Танвон һәм Хевон белән беррәттән Овон Кореяның XVIII—XIX гасыр иң яхшы живописецлар “Өч Вон” триадасына керә.

Галерея

үзгәртү
  1. Japan Search — 2020.
  2. 2,0 2,1 Union List of Artist Names
  3. 3,0 3,1 Encyclopædia Britannica
  4. 4,0 4,1 Faceted Application of Subject Terminology
  5. Метрополитен-музей — 1870.