Обь буе аты

(Об буе аты битеннән юнәлтелде)

Обь буе аты — төньяк урман атлары тибындагы атлар токымы, Көнбатыш Себер тигезлегендә, Хант-Манси округында киң таралган.

Обь буе аты
Чыгыш иле  Россия

Тарихы үзгәртү

Обь буе ханты-манси автономияле округының җирле халыклары арасында таралган ат токымы[1]. Элек остяк-вогул аты дип аталган, бу атамасы Остяк-Вогул милли округы округының элеккеге исеменнән килеп чыккан.[2] Нарым краенда ул шулай ук җирле халыкта нарым аты (нарымка), ә манси һәм хантларда ат вогулка буларак билгеле булган[3].

Обь буе (вогул) атларын беренче тикшерүләр Совет хакимиятенең беренче дистә елларында үткәрелгән. 1930 елларда атларның абориген токымнарын халык хуҗалыгында куллану мөмкинлекләрен өйрәнү максатыннан Бөтенсоюз программасы кысаларында Остяк-Вогул милли округына М. И. Рогалевич җитәкчелегендәге Бөтенсоюз атчылык институты (ВНИИК) экспедициясе килә.

Традицион рәвештә обь буе атлары авыл хуҗалыгында, урман хуҗалыгында һәм йөк аты сыйфатында кулланылган[4].

Егерменче гасырда, совет режимы вакытында, аны эстон аборигеннары белән катнаштыру өчен кулланганнар[5].

Хәзерге торышы үзгәртү

Обь буе атының хәзерге торышын өйрәнү өстендә эш Ханты-Мансийск, Октябрскиое, Кондинское, Белоярский һәм Березовский районнары территориясендә алып барыла. Токымның төп үрчетү урыннары булып Белогорье һәм Цингали, Шеркалы, Тугияны торак пунктлары тора[6].

Әдәбият үзгәртү

  • Афанасьев, С. В., Ляхов, В. Н. «Альбом пород лошадей СССР». Москва-Ленинград, Сельхозгиз, 1953 г. стр. 130—131

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Élise Rousseau, Yann Le Bris, Teresa Lavender Fagan (2017). Horses of the World. Princeton: Princeton University Press. ISBN 9780691167206.
  2. Breed data sheet: Priobskaya/Russian Federation. Domestic Animal Diversity Information System of the Food and Agriculture Organization of the United Nations. Accessed June 2015.
  3. Предметный разговор - Томский областной краеведческий музей.
  4. Valerie Porter, Lawrence Alderson, Stephen J.G. Hall, D. Phillip Sponenberg (2016). Mason's World Encyclopedia of Livestock Breeds and Breeding (sixth edition). Wallingford: CABI. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 9781780647944]].
  5. N.G. Dmitriev, L.K. Ernst (1989). Animal genetic resources of the USSR. FAO animal production and health paper 65. Rome: Food and Agriculture Organization of the United Nations.ISBN9251025827. Archived 13 November 2009. Also available here, archived 29 September 2017.
  6. Автономная некоммерческая организация "Ханты-Мансийский центр содействия реабилитации и социальной адаптации инвалидов и граждан с ограниченными возможностями здоровья. әлеге чыганактан 2019-04-13 архивланды. 2019-04-12 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү