Нәсимә Дәүләтшә кызы Абзалова - шагыйрә, күпсанлы шигырьләр авторы.

Нәсимә Абзалова
Туган 14 июль 1932(1932-07-14) (91 яшь)
ТАССР, Сарман районы

Биографиясе үзгәртү

Нәсимә Абзалова Сарман районында 1932 елның 14 июлендә туа. Шунда урта мәктәптә белем ала. 1952-1957 елларда Казан дәүләт университетында укый, Кайбыч район газетасы - "Колхоз бригадасы"нда эшли, редактор урынбасары була. Кайбыч районы таркатылганнан соң, Кошман авылында мәктәптә укытучы булып хезмәт итә. Ә шигърият дөньясына Казан дәүләт университетында укыган вакытта ук килә. Шигырьләре Буа, Апас, Кайбыч район газеталары битләрендә, республика матбугатларында еш басылып чыга. Кайбыч районы яңадан кайтуы аның каләменең тагы да шомаруына, тирән мәгънәле булуына тәэсир ясый. Авторның шигырьләренә көйләр дә языла. Әсәрләре төрле жанрларда дөнья күрә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр, Кошман авылында тормыш итеп, шигырьләрен иҗат итә.

Шигырьләре үзгәртү

  • "Гашыйк итте Кайбыч яклары";
  • "Имәннәр";
  • "Язлардан соң җәйләр килә";
  • "Җырлап барасым килә";
  • "Өйрәт, әнкәй" һ.б.

"Имәннәр" шигыре үзгәртү

Имәннәр.

Имәннәр күп Кайбыч урманында,

Матурлыгы алар урманның.

Имән кебек таза егетләрен,

Күргәнем бар минем бу якның.

Имәннәр күп Кайбыч урманында -

Горурлыгы алар урманның.

Чал тарихның алар бер шаһиты,

Юлдашлары безнең узганның.

Имәннәр кхп Кайбыч урманында -

Горурлыгы алар урманның.

Имән кебек горур егетләрен

Хөрмәт итә илем бу якның.

Имән кебек горур бер егетен,

Мин яраттым Кайбыч ягының.

Кич булганчы килеп җитә иде

Мәхәббәтен егетем сагынып.

Тормыш давыллары котырганда

Урман агачлары сыналар.

Кайбыч егетләре бирешмиләр,

Давылларга каршы торалар.

Бөгелмиләр, иелмиләр алар,

Горур алар һәркем алдында.

Мәхәббәтем керсез саклап килдем,

Аңа бирдем барсын, барсын да.

октябрь, 1995

Чыганак үзгәртү

  • Әдипләребез. Библиографик белешмә. 1 том  А-К. / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 2009.
  • Әдипләребез. Библиографик белешмә. 2 том  Л-Я. / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 2009.
  • Кайбычым – куанычым. Төзүче – Р.Гарәфетдинов. Кайбыч, 1998.
  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.