Сафин Нургали Сафа улы – партия һәм дәүләт эшлеклесе.

Хезмәт юлы башлану үзгәртү

1920 елның 25 августында Кызыл юл районының (хәзер Арча районы) Мәмсә авылында туган. Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң 1937 елда Казанга килә. Кыска сроклы курслар үтә һәм электромонтер булып хезмәт юлын башлый.

Бөек Ватан сугышында катнаәу үзгәртү

1940 елда ул Кызыл Армия сафларында. Солдат хезмәтен Ерак Көнчыгышта башлый. Тиздән Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул хезмәт иткән частьны ашыгыч рәвештә Көнбатышка күчерәләр. Н.Сафин Беренче Белоруссия фронты гаскәрләре составында озын сугыш юлы үтә. Польшаны азат итү сугышларында, Берлинны алуда катнаша. Җиңү көнен дә шунда каршылый. Сугышчан батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышыордены, медальләр белән бүләкләнә.

Җитәкчелек эше башлану үзгәртү

Армия сафларыннан Н.Сафин 1946 елда гына кайта. 1946-1949 елларда ул ВЛКСМның Кызыл Юл район комитетының беренче секретаре булып эшли. 1949-1951 елларда Казанда ВКП(б) өлкә комитеты каршындагы партия мәктәбендә укый.

Партия мәктәбен тәмамлагач Н.Сафин Чепья районына җибәрелә. 1951-1952 елларда—партия райкомының бүлек мөдире, 1952-1954 елларда—партиянең район комитеты секретаре, партия райкомының Г.Димитров исемендәге Чепья МТСы зонасы буенча секретаре. 1957 елда КПССның Чепья район комитетының беренче секретаре итеп сайлана.

Балтач районы җитәкчесе булу чоры үзгәртү

Чепья һәм Балтач районнарының берләштерелүе белән ул 1958 елда Балтач райкомының беренче секретаре итеп сайлана. Бу постта 1962 елга кадәр эшли. Шулай итеп Н.С.Сафинның ун елдан артык гомере сугыштан соңгы илне аякка бастыру чорында Чепья һәм Балтач районнарына җитәкчелек итүгә багышлана.

Алабуга һәм Әгерҗе районнарында җитәкчелек роле үзгәртү

Н.Сафин 1962-1964 елларда Алабуга, 1964-1980 елларда Әгерҗе районнары партия оешмаларын җитәкләде.

Депутатлык һәм делегатлык хезмәтләре үзгәртү

Татарстан АССР Югары Советының алтынчы-тугызынчы чакырылышлары депутаты итеп сайланды. 1963-1968 елларда Татарстан АССР Югары Советы рәисе урынбасары булды. 1961-1978 елларда—КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы, аның ревизия комиссиясе әгъзасы. 1966 елда КПССның 23-съездында делегат булып катнашты.

Дәүләт бүләкләре үзгәртү

Хезмәттәге батырлыклары өчен Н.Сафин 1966 һәм 1971 елларда ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнде. Аңа шулай ук ике мәртәбә Татарстан АССР Югары Советының Мактау Грамоталары тапшырылды.

Гаиләсе үзгәртү

Җәмәгате - Наилә Сафина гомерен педагоглык эшенә багышлады

Олы кызлары - Альмира табиб-хирур

Кече кызлары Резеда - табиб-гинеколог

Олы уллары Наил - Идел буе округында арбитраж судында судья

Кече уллары Ринат Сафин - Казан шәһәре Идел буе районының суд рәисе

Н.С.Сафин Казан шәһәрендә вафат булды.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, 2010

https://sudact.ru/arbitral/judge/S1gM4DAWlvQl/

https://судьи-россии.su/sudii/view/id/36748/from/4

http://privolzhsky.tat.sudrf.ru/modules.php?name=info_court&id=33