Нормаль басымлы глаукома

Нормаль басымлы глаукома (НБГ), шулай ук түбән басымлы глаукома дип атала, БАПГ варианты санала. Ул түбәндәге белән сыйфатлана.

Нормаль басымлы глаукома
Саклык белгечлеге неврология
ICD-9-CM 365.12[1][2]

•     Тәүлек дәвамында уртача КЭБ дәрәҗәсе < 21 мм тк. бг.

•     Күрү нервы һәм кырының үзенчәлекле глаукоматоз үзгәрешләре.

•     Гониоскопия буенча ачык АПК.

•      Күрү нервының глаукоматоз үзгәрешләренә икенчел сәбәпләр булмау.

NB БАПГ ике төргә аеру (нормаль басымлы глаукома һәм югары басымлы глаукома) тикшергәндә КЭБ дәрәҗәсен алуга нигезләнгән. Бу очраклы аеруның клиник мәгънәсе һәрвакытта да мөһим түгел. 40 яшьтән өлкәнрәк халык арасында НБГ таралу 0,2%, ә БАПГ бөтен очраклары арасында чир өлеше 16% тәшкил итә.

Патогенез

үзгәртү

НБГ төгәл сәбәбе билгеле түгел, әмма төрле ысуллар катнаша дип уйлыйлар, шулардан тамырлар җитешсезлеге, дискның түбән резистентлыгы, КЭБ йогынтысы һәм үзгәрмәгән йокы артерияләре белән күрү нервының кысылуы.

Куркынычлык шартлары

үзгәртү

1.    Яшь. НБГ белән авырулар, БАПГ белән авырулардан күпкә өлкәнрәк.

2.    Җенес. Хатын-кызлар күбрәк куркыныч астында, чагыштырмасы 2:1 тәшкил итә.

3.    Раса. НБГ ешрак Япониядә очрый (Ауропа һәм Төньяк Америка белән чагыштырганда).

4.   Нәселдәнлек. БАПГ таралышы НБГ белән авырулар гаиләсендә сәламәт популяция белән чагыштырганда күбрәк. НБГ өчен үзенчәлекле локус (GLCIE) 10p14-p15 (оптиневрин гены) санала.

Ачыклау

үзгәртү

1. КЭБ гадәттә 10 мм тк. бг. күбрәк, әмма кайчакта түбәнрәк була ала. Чирнең асимметрияле барышында күрү нервының чагылганрак зарарланулары белән күздә КЭБ дәрәҗәсе югарырак.

2.     Күрү нервы

•     НБГ диск үлчәме БАПГ белән чагыштырганда зуррак, әмма глаукоматоз экскавация һәм парапапилляр өлкәнең үзгәрешләре тәңгәл.

•     Диск кырые буенча сызыксыман кан савулар (кара рәс. 13.11г) һәм булдырылган диск чокыры рәшәткәле пластинканың урынлы бөгелүе белән сыйфатлана, БАПГ караганда НБГ ешрак очрый.

3.     Күрү кыры кимчелекләре БАПГ шактый аерылып тормый, әмма НБГ алар төбәлү ноктасына якынрак урнаша, күбрәк чагылган, тирән һәм төгәл дип саналса да. Кайбер очракларда дәвалаусыз да бу үзгәрешләр көчәйми. Әмма диагнозны еш соң куйганга, НБГ БАПГ белән чагыштырганда соңрак стадияләрдә ачыклыйлар. Бер яклы периметрия үзгәрешләрендә икенче күздә 5 ел дәвамында охшаш үзгәрүләр үсеш ихтималлыгы 40% тигез.

4.     БАПГ белән чагыштырганда НБГ ешрак күзәтелгән башка билгеләр.

•     Туңганда периферия вазоспазмы (Рейно синдромы).

•     Мигрень.

•     Системалы төнге гипотензия.

•     Төсле допплерлы картлау белән расланган күз һәм арткы керфексыман артерияләрдә кан агышы тизлеге кимү.

•     Парапротеинемия һәм кан сүлендә аутоантитәнчекләр булу.

Дәвалау

үзгәртү

Көчәюне ачыклау өчен препаратларны билгеләгәнче периметрияне һәр 4-6 ай үткәрергә кирәк. Кайвакыт күрү кыры үзгәрешләре көчәйми һәм дәвалау таләп ителми. Дәвалау булмаганда 40% пациентта 5 ел дәвамында күрсәткечләр начарлануы билгеләнмәгән. Гипотензив терапия билгеләнеп КЭБ башлангыч күрсәткеченнән 30% кимегәндә 80% очракта барыш тотрыклы була, ә 20% очракта периметрия күрсәткечләре 5 ел дәвамында начарлана. Күрү кыры югалтуы көчәюенә алшартлы куркынычлык шартлары: дискта кан савулар, хатын-кыз, мигрень.

1.     Чир көчәйгәндә медикаментоз дәвалауга бетаксолол керә ала, чөнки ул гипотензив йогынтыга өстәмә күрү нервының кан агышына уңайлы йогынты ясый. Простагландин аналоглары нормотония белән күзләргә күбрәк гипотензив йогынты ясавы билгеле, әмма күп кенә авыруларда бу йогынты кыска вакытлы.

2.     Трабекулэктомияне күрү кыры түбән КЭБ мәгънәсенә карамастан начарланса, бер күздә булса да дәвалау варианты буларак карарга кирәк.

3.     Артериаль басымны 24 сәг. дәвамында күзәтү. Чагылган төнге гипотензияне ачыклаганда гомуми гипотензив препаратлар кабул итүен аеруча йокы алдыннан туктатырга кирәк. Урынлы селектив булмаган в-блокаторларны шулай ук йокы алдыннан кулланырга кирәкми, чөнки кайбер авыруларда бу артериаль басымның кинәт төшүенә китерә ала. Авыруларга тозны күп кулланмавын һәм физик эшчәнлекнең арттыруын тәкъдим итәргә кирәк (мәсәлән, көндезге йөрешләр).

Дифференциаль диагностика

үзгәртү

1.    Чагылган тәүлек үзгәрешләре өчен нормаль КЭБ күрсәткечләре белән БАПГ. Бу патологияне 8 сәг. артык дәвамлылыгы белән КЭБ > 21 мм тк. бг. күтәрелү очларын ачыклау өчен тәүлек тонометрия ярдәмендә төшереп калдырып була.

2.     Үзеннән-үзе беткән тутлы глаукома.

3.     Анамнезда КЭБ арту очраклары күз җәрәхәте, хроник алгы увеит яки урынлы стероидлы терапия нәтиҗәсендә барлыкка килә ала.

4.     Глаукомага бәйсез челтәркатлауның нерв җепселләренең көчәюче югалуы, мәсәлән миопияле дегенерация яки күрү нервының друзалары өчен.

5.     Глаукоматоз экскавацияне охшатучы, чокыр һәм диск колобомасы кебек күрү нервы дискының тумыштагы аномалияләре.

6.     Күрү нервы яки хиазма кысылуы белән күрү кыры үзгәрүенә китерә алган неврологик зарарлануларны глаукоматоз дип ялгыш уйлау мөмкин, шуңа күрә клиник күренешләре НБГ туры килмәгән авыруларга өстәмә неврологик тикшерү үткәрергә кирәк.

7.     Моңарчы булган алгы ишемияле нейропатия, аеруча артериаль формасы, дискның глаукомага охшаган үзгәрешенә китерә ала.

8.     Моңарчы булган кискен кан югалту яки шок күрү нервы башы инфарктына китерә ала.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.