Нихон Хиданкё
Нихон Хиданкё (Nihon Hidankyō), Атом һәм водород бомбаларыннан зыян күргән оешмаларның Япония конфедерациясе (The Japan Confederation of A- and H-Bomb Sufferers Organizations (日本原水爆被害者団体協議会, Nihon gensuibaku higaisha dantai kyōgi-kai) ― 1956 елда оешкан иҗтимагый оешма. Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләренә атом бомбасы ташлау[d] вакытында исән калган кешеләр тарафыннан Япония хөкүмәтенә басым ясау, зыян күрүчеләргә ярдәмне яхшырту һәм Хөкүмәттә атом-төш коралыннан баш тартуны лоббировать итү максаты белән оешкан[1].
Нихон Хиданкё | |
Nihon Hidankyō | |
Адресы: | |
---|---|
Оешма төре: |
инициатив төркем |
Җитәкчеләр | |
Башкарма директор | |
Нигезләү | |
Website Nihon Hidankyō |
Тарих
үзгәртүНихон Хиданкёга 1956 елның 10 августында Senji Yamaguchi тарафыннан атом бомбасы ташлаудан зыян күрүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау максаты белән нигез салына. 1945 елның 9 августында Senji Yamaguchi, Нагасакидагы Mitsubishi корал заводында 14 яшьлек эшче, көчле радиацион пешүләр ала, бу аның йөзен мәңгегә имгәтә[2], ул 2013 елда үлә.
Оешма эшчәнлегенә шаһит күрсәтмәләре бирү, резолюцияләр һәм гавәми мөрәҗәгатьләр чыгару, шулай ук атом-төш коралы кулланудан глобаль баш тарту идеясен яклау өчен төрле халыкара оешмаларга, шул исәптән Берләшкән Милләтләр Оешмасына ел саен делегацияләр җибәрү керә.
Оешма 2024 елгы Нобель тынычлык премиясенә лаек була ― «атом-төш коралыннан азат дөньяга ирешү тырышлыгы һәм шаһит күрсәтмәләре белән атом-төш коралының бүтән беркайчан да кулланылырга тиеш булмавын күрсәткән өчен»[3].
Бүләкләре
үзгәртү- 2024 ― Нобель тынычлык премиясе[4]
- 2010 ― социаль активлык өчен премия (Бөтендөнья тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары саммиты)
- 1985, 1994, 2015 ― Швейцария Халыкара тынычлык бюросы (IPB) Нихон Хиданкёны Тынычлык өчен Нобель премиясенә тәкъдим иткән[5][6].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Welcome to HIDANKYO. Japan Confederation of A- and H-Bomb Sufferers Organization (Nihon Hidankyo) website.
- ↑ Senji Yamaguchi. The Daily Telegraph, 2013-08-08
- ↑ Royen, Ulrika (2024-10-11). Press release (en-US).
- ↑ Press release — Nobel Peace Prize 2024
- ↑ Ne.jp
- ↑ Atomic bomb survivors nominated for Nobel prize | The Japan Times. They were awarded the Nobel Peace Price in 2024.