Нистагм — күзнең кабатланучы ихтыярсыз маятник сыман тирбәнүе. Нистагм физиологик һәм патологик була ала. Оптокинетик барабан яки киңлектә гәүдә әйләнешенә җавап буларак барлыкка килгән нистагм физиологик санала һәм ачык күрүне сакларга булыша. Карашны әйбергә төби торган күз хәрәкәтләре фовеалаучы дип атала, ә фовеола өлкәсен әйбердән кырыйга күчерүче хәрәкәтләр дефовеалаучы хәрәкәтләр дип атала. Патологик нистагмда хәрәкәтләрнең һәр төпләме әйбердән кырыйга ихтыярсыз дефовеалаучы күз хәрәкәте һәм аннан соң барган төбәүче саккадалы хәрәкәт белән башланып китә. Нистагм яссылыгы вертикаль, горизонталь, торсион һәм үзенчәлексез була ала. Нистагм амплитудасы күз тайпылышы дәрәҗәсенә бәйле, ә ешлыгын күз тирбәнүе ешлыгыннан билгелиләр. Амплитуда буенча нистагмны кечкенә һәм эре калибрлыга аералар, ә ешлыгы буенча — югары, урта һәм түбән.

Нистагм
Сурәт
Саклык белгечлеге неврология
NCI Thesaurus идентификаторы C3282
 Нистагм Викиҗыентыкта

Классификациясе үзгәртү

1. Этәргеч сыман нистагм — саккадалы белән әкрен дефовеалаучы хәрәкәтләр һәм тиз төзәтүче рефовеалаучы этәргеч сыман хәрәкәтләр. Нистагм юнәлеше тиз компоненты юнәлеше белән билгеләнә. Этәргеч сыман нистагм уң һәм сул яклы, өске, аскы һәм әйләнмә була ала. Этәргеч сыман нистагмны күрү чыгарган (вестибуляр) һәм караш парезындагы нистагмга (әкрен, гадәттә баш мие кәүсәсе зарарлану билгесе була) аералар.

2. Маятник сыман нистагм — саккадалы түгел, анда фовеалаучы һәм дефовеалаучы хәрәкәтләр әкрен (ягъни нистагм тизлеге ике юнәлештә дә бертигез).

• Тумыштагы маятник сыман нистагм — горизонталь, бәйле һәм кырыйга караганда этәргеч сыманга күчү тенденциясенә ия.

• Булдырылган маятник сыман нистагм горизонталь, вертикаль һәм торсион компонентка ия.

• Горизонталь һәм вертикаль компонентлар бәйләнгән булса (ягъни бер үк вакытта булса), кабул ителгән караш юнәлеше кыек була.

• Горизонталь һәм вертикаль компонентлар бәйле булмаса, караш юнәлеше эллипслы яки әйләнмә була.

3. Катнаш нистагм маятник сыман (туры караганда) һәм этәргеч сыман нистагмнан (кырыйга караганда) тора.

Физиологик нистагм үзгәртү

Нистагм үзенчәлекләрен рәс. 21.57 бирелгән схема буенча билгеләп барып була.

1. Көйләү нистагмы — карашны кырыйга читләштергәндә барлыкка килгән урта ешлыктагы кечкенә этәргеч сыман нистагм. Тиз компоненты караш ягына юнәлгән.

2. Оптокинетикалы нистагм — күрү кырында әйберләрнең кабатланган хәрәкәтләре чыгарган этәргеч сыман нистагм. Әкрен фаза — эзләү хәрәкәте, бу вакытта күз әйбер артыннан бара; тиз фаза — кире якка саккадалы хәрәкәтләр, бу вакытта күз түбәндәге әйбергә төбәлә. Оптокинетик тасма яки барабан уң яктан сулга хәрәкәт итсә, сул түбә-баш арты өлеше сулга әкрен (эзләү) фаза белән идарә итә, ә сул маңгай өлкәсе уңга тиз (саккадалы) фаза белән идәрә итә. Оптокинетикалы нистагмны сукыр булып кыланучы симулянтларны ачыклау һәм кечкенә балаларның күрү үткенлеген билгеләү өчен кулланалар. Аны шулай ук аерым гомоним гемианопсия сәбәпләрен билгеләү өчен кулланырга мөмкин.

3. Вестибуляр нистагм — вестибуляр төшләрдән күзнең горизонталь хәрәкәтләр үзәгенә кадәр үткәрүче юллардагы үзгәрешләр чыгарган этәргеч сыман нистагм. Әкрен фаза вестибуляр төшләр белән, ә тиз фаза — ми кәүсәсе һәм фронтомезэнцефалик юлы белән башланып китә. Әйләнмә нистагм гадәттә вестибуляр аппаратның патологик үзгәрешләрендә очрый. Вестибуляр нистагмны температура этәргече белән чыгарып була.

• Уң колакка салкын су салсаң, авыруда сул яклы этәргеч сыман нистагм үсеш алачак. (ягъни сулга тиз фаза).

• Уң колакка җылы су салсаң, авыруда уң яклы этәргеч сыман нистагм үсеш алачак. (ягъни уңга тиз фаза). Нистагм юнәлешен хәтерләргә мнемоник «COWS» булыша (cold — opposite, warm — same).

• Ике колакка да салкын су салсаң, авыруда этәргеч сыман нистагм белән өскә тиз фаза үсеш алачак. Ике колакта да җылы су этәргеч сыман нистагм белән аска тиз фазага китерә.

Хәрәкәт дисбалансының нистагмы үзгәртү

Хәрәкәт дисбалансының нистагмы — эфферент механизмнарның беренчел кимчелекләр нәтиҗәсе.

Тумыштагы нистагм үзгәртү

1. Нәселдәнлек төре рецессив, Х-хромосома белән бәйләнгән яки аутосом-доминантлы була ала.

2. Туганнан 2-3 атнадан соң билгеләнә һәм гомер буе саклана.

3. Билгеләре. Бер яссылыклы горизонталь нистагм гадәттә этәргеч сыман типта. Өскә һәм аска караганда яссылык горизонталь кала.

• Конвергенциядә кими ала һәм йокы вакытында билгеләнми.

• Гадәттә ноль ноктасы — ул минималь нистагм белән караш юнәлеше.

• Ноль ноктасына күзне урнаштырганда баш торышы аномаль була ала.

NВ Тумыштагы форма белән өлкән кешеләр булдырылган нистагм белән кешеләрдән аермалы буларак осцилопсияне билгеләми.

Селкү спазмы үзгәртү

1. Бу сирәк халәт 3-18 айда билгеләнә. Идиопатияле селкү спазмы үзлегеннән 3 яшьтә бетә.

2. Билгеләре

• Бер яки ике яклы кыска амплитудалы югары ешлыклы баш селкү белән бәйле горизонталь нистагм.

• Күзне читләштергәндә амплитудасы арту белән еш ассиметрияле.

• Вертикаль һәм торсион компонентлар була ала.

3. Сәбәпләре. Алгы күрү юллары глиомасы, буш төрек ияре синдромы, порэнцефалик киста.

Латент нистагм үзгәртү

Латент нистагм балалар эзотропиясе белән бәйле һәм вертикаль девиация белән бәйле түгел. (20 нче бүлекне кара). Латент нистагм өчен түбәндәге билгеләр хас. • Ике күз дә ачык булганда нистагм юк.

• Бер күзне капласаң, яки аңа төшкән яктылыкны киметсәң горизонталь нистагм барлыкка килә.

• Тиз фаза юнәлеше ачык төбәү күзе ягына.

• Кайвакыт беренче тапкыр барлыкка килгән нистагмга латент нистагм кушыла. Бу очракта бер күз капланган булса, нистагм амплитудасы арта (латент-манифестлы нистагм).

Чорлы үзгәрүчән нистагм үзгәртү

1. Билгеләре

• Вакыт-вакыт юнәлешен үзгәрткән катнаш горизонталь этәргеч сыман нистагм.

• Һәр төпләмне актив һәм актив булмаган фазага аерып була.

• Актив фаза барышында амплитуда, ешлык һәм тизлек башта әкренләп арта, аннары кими.

• Аннары 4-20 секунд барган кыска тыныч интерлюдия бара, аның барышында күз түбән амлитудалы, еш маятник сыман хәрәкәтләр башкара.

• Аннан соң кире якка шундый ук хәрәкәтләр эзлеклеге бара; бөтен төпләм 1 алып 3 минутка кадәр бара.

2. Сәбәпләре. Тумыштагы патология, кече ми зарарлануы, Луи-Бар синдромы (атаксия-телеангиэктазия), фенитоин кебек даруларны кабул итү.

Конвергенцион-ретракцион нистагм. үзгәртү

Конвергенцион-ретракцион нистагм экстраокуляр, башлыча эчке туры мускуллар кыскаруы белән килеп чыга.

1. Билгеләре

• Оптокинетик тасма яки барабан аска хәрәкәтләнгәндә этәргеч сыман нистагм.

• Өске рефиксацион саккада күзләрне конвергенцион хәрәкәттә бер-берсенә китерә.

• Күзнең орбитага ретракциясе белән бергә бара.

2. Сәбәпләре. Претекталь өлкә зарарлануы, шулардан пинеалома һәм тамырлы какшаулар (дорсаль урта ми синдромы).

Аска «бәрүче» нистагм үзгәртү

1. Билгеләре. Тиз фаза белән аска «бәрүче» вертикаль нистагм, аска һәм кырыйга караганда җиңелрәк чыга.

2. Сәбәпләре

• Краниоцервикаль буынның зур баш арты тишеге дәрәҗәсендә зарарлануы, шулардан Арнольд-Киари мальформациясе һәм сирингобульбия.

• Препаратлар кабу итү (литий, фенитоин, карбамазепин һәм барбитуратлар).

• Вернике энцефалопатиясе, демиелинизация һәм гидроцефалия.

Өскә «бәрүче» нистагм үзгәртү

1. Билгеләре. Тиз фаза белән өскә «бәрүче» вертикаль нистагм.

2. Сәбәпләре. Арткы баш чокырчыгының патологиясе, дарулар кабул итү, Вернике энцефалопатиясе.

Алга-атка Меддокс нистагмы үзгәртү

1. Билгеләре. Маятник сыман нистагм, анда бер күз күтәрелә һәм эчкә борыла, ә икенчесе шул ук вакытта төшә һәм тышка борыла. Аннары күзләр юнәлешен үзгәртә.

2. Сәбәпләре. Битемпораль гемианопсиягә китергән параселляр шешләр, сирингобульбия, кәүсә өлкәсендә инсульт.

Атаксияле нистагм үзгәртү

Атаксияле нистагм — ТАО белән авыруларда күзне читләштергәндә үсеш алган горизонталь этәргеч сыман нистагм.

Сенсорлы депривация нистагмы үзгәртү

Сенсорлы депривация нистагмы (күз) күрү кимчелегеннән чыга. Бу горизонталь маятник сыман нистагм конвергенциядә югала. Авырлык күрү югалту дәрәҗәсенә бәйле. Нистагм амплитудасын киметү өчен авыру башын ихтыярсыз торышка куя ала. Сенсорлы депривация нистагмы үзәк күрүнең авыр какшауларында кечкенә яшьтә (мәсәлән, тумыштагы катаракта, макуляр гипоплазия) һәм шулай ук гадәттә 2 яшькә кадәр даими үзәк күрүсез яшәгән балаларда үсеш ала.

Нистагмоидлы хәрәкәтләр үзгәртү

Нистагмоидлы хәрәкәтләр нистагмны хәтерләтә, әмма башлангыч патологик дефовеалаучы хәрәкәтләр саккадалы интрузия булу белән аерыла.

Күз тирбәлү һәм опсоклонус үзгәртү

1. Билгеләре

• Саккадаара аралыгы булмау белән саккадалы осцилляцияләр.

• Күз тирбәлгәндә хәрәкәтләр яссылыгы горизонталь гына, ә опсоклонуста — мультипланар.

2. Сәбәпләре. Вируслы энцефалит, сабыйларның миоклонуслы энцефалопатиясе («биюче» күзләр һәм «биюче» аяклар), сәламәт яңа туганнарның транзитор (идиопатияле) какшаулары һәм дарулар кабул итү (литий, амитриптилин, фенитоин).

Күзләр чайкалу үзгәртү

1. Билгеләре. Күзләрнең аска тиз бердәм хәрәкәте һәм башлангыч торышка әкрен кайтуы.

2. Сәбәпләре. Күпер зарарлануы (гадәттә кан савулар), кече ми белән күпер зарарлануы һәм метаболизмлы энцефалопатия.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.