Нина Нисевич (16 декабрь 1911(19111216), Ярославль30 октябрь 2008, Мәскәү) — ССРБ һәм Россия педиатры, медицина фәннәре докторы, ССРБ һәм Россия Медицина фәннәре академиясе академигы (1974).

Нина Нисевич
Туган 16 декабрь 1911(1911-12-16)[1]
Ярославль, Россия империясе
Үлгән 30 октябрь 2008(2008-10-30) (96 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Кунцево зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
РСФСР
 СССР
 Россия
Әлма-матер Н. И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты[d]
Һөнәре галим, вирусолог
Эш бирүче Н. И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

1934 елда 2-нче Мәскәү дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң Свердловск өлкәсендә, Орехово-Зуевода, Ярославльдә табиб-педиатр булып эшли.

1943-1989 елларда — 2-нче Мәскәү дәүләт медицина институтында укытучы, ассистент, доцент, профессор, педиатрия факультеты деканы, балалар инфекция авырулары кафедрасы мөдире (1952-1989).

Ул берничә ел дәвамында ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының Баш педиатры, ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының 4-нче Баш идарәсе Баш педиатры, «Вопросы охраны материнства и детства» журналының баш мөхәррире, ВАК пленумы әгъзасы, совет хатын-кызлары Комитеты әгъзасы була.

Мәскәүдә Кунцево зыяратында җирләнгән[2].

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

300-гә якын гыйльми хезмәт, шул исәптән 16 монография авторы. Иң әһәмиятлеләре булып торалар:

    • Руководство по желудочно-кишечным заболеваниям у детей (1969)
    • Круп у детей (1973)
    • Инфекционный мононуклеоз у детей (1975)
    • Математические методы в клинической практике (1980)
    • Болезни печени у детей (1981)
    • Тяжелые и злокачественные формы вирусного гепатита у детей (1982)
    • Учебник «Инфекционные болезни у детей» (1985, 1990, 2006)
    • Вирусные гепатиты (1994)
    • Вирусные гепатиты от А до TTV (2003)

Бүләкләре үзгәртү

- «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале

- ике «Хөрмәт Билгесе» ордены (1961, 1978)

- Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1971)

- Ленин ордены (1986)

- «Россия Федерациясе Президенты Эшләр белән идарә итү Медицина үзәге казанышлары өчен» почет билгесе (2001)

- “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 60ел” медале

- II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» ордены медале

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.biografija.ru/biography/nisevich-nina-ivanovna.htm
  2. Могила Н. И. Нисевич

Әдәбият үзгәртү

  • Московская энциклопедия. Том 1: Лица Москвы. Книга 6: А-Я. Дополнения. — М.: ОАО «Московские учебники», 2014

Сылтамалар үзгәртү