Минаева Нина Васильевна (19292009) — совет һәм Россия галиме, тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор.

Җенес хатын-кыз
Туу датасы 26 гыйнвар 1929(1929-01-26)
Туу урыны Архангельск, РСФСР, СССР
Үлем датасы 6 декабрь 2009(2009-12-06) (80 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия[1]
Һөнәр төре тарихчы
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты

500-дән артык фәнни мәкаләләр авторы, шул исәптән монографияләр.[2]

Биографиясе үзгәртү

1929 елның 26 гыйнварында Архангельскта Дон казаклары Василий Василий улы Минаев (1894-1949) һәм аның хатыны Антонина Петровна Таратина (1891-1979) гаиләсендә туа. Минаевлар нәселе 1677-1681 еллардагы рус-төрек сугышында катнашучы, Петр Iнченең Азов походлары буенча көрәштәше Фрол Минаевларга барып тоташа. Михаил Василий улы Минаевның туганы (1889-1961).[3] 1930 елда гаилә Мәскәүгә күченеп килә.[4]

1947 елда 76нчы Мәскәү хатын-кызлар мәктәбен тәмамлый һәм Мәскәү университетына укырга керә. 1952 елда МДУ тарих факультетында белем ала. С. В. Бахрушин, К. В. Базилевич, П. А. Зайончковский, С. С. Дмитриев, Н. М. Дружинин аның укытучылары була. Бераз вакыт Минаева Мәскәүнең Киев районындагы 59 нчы мәктәендә тарих укытучысы булып эшли. Аннары МДУ аспирантурасында укый, аспирантураны 1958 елның февралендә тәмамлый, "Петашев и идеи утопический социализма" темасына кандидатлык диссертациясе яклый.[4]

1960 елдан Нина Васильевна В. И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагоглик институтында (хәзерге Мәскәү педагогик дәүләт университеты, МПГУ) П. И. Кабанов белән тарихи факультетта эшли. Аның докторлык диссертациясе «Русинең XIX гасыр башындагы сәяси проектларында конституцион тенденцияләр»[5] дип атала. ССРБ-ның Ярославль, Петербург, Выборг, Архангельск, Саратов, Рязань университетларында лекцияләр укый.

1990 елда АКШ-ка Колумбия университетына лекцияләр укырга чакырыла. Фәнни конференцияләрдә катнаша, студентлар, аспирантлар, кафедра докторантлар белән фәнни-методик эш алып бара. МГУ-ның өч диссертация советы әгъзасы була. "Россия тарихчылар җәмгыяте"н оештыру комитеты әгъзасы була.[6]

2004 ел Н. В. Минаева «Рус каршылыгы кешеләре» (Люди русского сопротивления) исемле үзе һәм гаиләсе тарихы турында бәян итүче, үз атасының фаҗигале язмышы турында үзенең китабын бастыра.[7]

2009 елның 6 декабрендә Мәскәүдә вафат була.[2]

Искәрмә үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү